Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

Җитезләр, чыдамнар йөгерде (ФОТО)

0

20 сентябрьдә  район мәктәпләре укучылары, оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре "Татарстан кроссы - 2014" Бөтенроссия йөгерү акциясендә катнаштылар. Әлеге кросс "Экстремизмга–юк!" девизы астында үтте. Ул шулай ук марафончы, арабыздан вакытсыз киткән райондашыбыз Марсель Хәлиуллин истәлегенә багышланды.

 
Көзнең матур аяз көненә туры килде йөгереш, шуңадыр да спорт сөючеләрнең күңелләре күтәренке иде. Урта мәктәпләрнең 8-11 сыйныфлары укучылары,  район үзәк хастаханәсе, мәгариф идарәсе, башка оешмалар, авыл җирлекләре вәкилләре Базарлы Матакның ял паркы каршындагы мәйданга җыелды. Казаннан, Яшел Үзәннән, Чистайдан йөгерү белән җитди шөгыльләнүче спортчылар да кайткан иде. Аларны якташыбыз Сергей Ишмулкин чакырган.
Йөгерешчеләр командаларын район башкарма  комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова сәламләде.
–Мондый ярышлар районыбызда   инде унҗиденче мәртәбә уздырыла. Бирегә бүген спортның бу төрен чын-чынлап яратучылар җыелган. Һәркайсыгызга уңышлы старт, югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телим,–диде ул.
Кросста катнашучылар алдында шулай ук  җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе начальнигы Айрат Гибадуллин һәм марафончы якташыбыз Сергей Ишмулкин чыгыш ясадылар. Алар Марсель Хәлиуллинны җылы итеп искә алдылар, аның шат күңелле, кешелекле шәхес булуы, спортны ихластан яратуы турында сөйләделәр.
 
 
 
"Татарстан кроссы - 2014" бәйгесендә катнашучы барлык 180 йөгерешче Мәңгелек ут яныннан берьюлы старт алдылар. Мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре 3 километр дистанциягә йөгерсә, ветеран марафончылар 12 километр араны буйсындырырга тиеш булды. Йөгерешчеләр колоннасы шактый озынга сузылды, һәм инде тиз арада лидерлар да күренә башлады. 
Укучылар һәм  өлкәнрәк йөгерешчеләр арасында җиңүчеләр ачыкланып беткәч, арыган-талчыккан спортчылар бераз сулыш алгач, җиңүчеләрне бүләкләү башланды. Укучы кызлар арасында өч алдынгы урынны Борискинодан Алена Самарина, Чуаш Борнаеннан Валерия Дулатова, Иске Тахталадан Наталья Яковлева яуладылар. Укучы малайлар арасында Борискинодан Александр Шамышевка, Хузангайдан Константин Карманаевка, Борискинодан Виталий Казаковка тиңнәр булмады.
Оешмалар һәм авыл җирлекләре командаларының 45 яшькә чаклы йөгерешчеләре арасында ир-атлардан Юхмачыдан Айрат Мисбахов, Иске Матактан Богдан Матюшкин җиңүче булдылар.  Хатын-кызлар арасында муниципаль район советы хезмәткәре Ольга Куракова финишка беренче килде. Икенче-өченче урыннарны Яңа Салманнан Рәмзия Заһидуллина, Чуаш Кичүеннән Гөлүсә Шәйхетдинова бүлештеләр. Ә 45 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Түбән Әлкидән Мидхәт Сәгыйров җиңүче булды. 
Марафончылар белән 12 чакрым араны бертигез йөгереп, Иске Матактан Николай Ирдинкин, Семен Юманов үз яшь категорияләрендә өченче урынны алдылар.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net