Күңелемә якын Уразай
Минем туган авылым – Уразай. Ул республикабызның иң читтәге районнарыннан берсе – Әгерҗе районы составына керә. Табигате белән бик матур як ул. Уразайны урман уратып алган. Авыл кырыеннан гына Әҗәү елгасы челтерәп ага. Мин кечкенәдән үк авылымның искитмәле табигатенә: куе урманнарына, елга буйларына сокланып үстем һәм хәзер дә сокланам.
Безнең авыл зур түгел. Анда сиксәнләп кенә хуҗалык. Тырыш, хезмәт сөючән, яхшы күңелле кешеләр күп бездә. Алдынгы балта осталары, тракторчылар, терлекчеләр яши. Без дә аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Авылымның уңдырышлы туфрагында арыш, борчак, арпа, солы, бәрәңге үсә.
Авылым елдан-ел яңара, матурлана. Күптән түгел генә яңа мәчет, мәдәният йорты һәм медпункт ачылды. Авылыбызда башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы бар. Урманнарында каен, имән, чыршы, нарат, усак, карагай, карама агачлары үсә. Җәен без урманга җиләк, гөмбә җыярга барабыз. Уразай авылында төрле бәйрәмнәр зурлап билгеләп үтелә. Шуларның иң күңеллесе, иң кызыклысы – Сабантуй. Сабантуй елга буендагы болынлыкта оештырыла. Анда ат чабышы, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һәм башка бик күп уеннар һәм ярышлар үткәрелә.
Туган ягым җаныма якын. Мин авылымны бик яратам.
.