Җир җылысын тоеп, иң беренче Адымымны синдә үттем мин
Туган авылым минем
Туган авылым – тормыш бишегем,
Синдә тудым, синдә үстем мин.
Җир җылысын тоеп, иң беренче
Адымымны синдә үттем мин.
Йөрәгемә җылың көч-дәрт бирә,
Кая барсам, сине сагынам.
Бөтен дөньясында, башка бер җирдә
Мондый матур авыл юк сыман.
Кыш көнендә ап-ак юрган ябынып,
Тыныч кына йоклап ятасың.
Язга чыккач, яшел күлмәк киеп,
Бөреләрдән мәрҗән тагасың.
Җәйләрең дә матур, җылы синең,
Көзләрең дә якын күңелгә.
Туган авылым – минем горурлыгым,
Онытмамын сине гомергә.
Данил Баһавиев, Әтнә районы, Күәм урта мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Урман
Куанып хозурда йөргәндә,
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Табигать рәхмәтен яула син.
Шундый рәхәт, тәнгә дәва –
Сибәләп яңгыр ява.
Төтен белән пычратмасаң,
Гел чиста калыр һава.
Ә кешеләр, белә торып,
Тәртипсез кыланалар.
Табигатьтә кунак булгач,
Чүп ташлап калдыралар.
Бу байлыкның кадерен бел,
Син үзең дә нәни гөл генә.
Дәва аның һәрбер карашы,
Чөнки без – табигать баласы.
Нияз Каюмов, Балтач районы, Кенә төп гомуми белем мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Спорт безне чыныктыра
Спорт безне чыныктыра,
Ошый аның һәр төре.
Үскәч чемпионнар булу –
Һәрбер малай теләге.
Күңелемә бик хуш килә
Кышын чаңгыда шуу.
Ә җәйләрен абый белән
Футбол уйнап туп куу.
Спорт безне чыныктыра!
Укуда да бирешмим,
Кыенлыклар булса да,
Бирешмәскә тиеш мин!
Шамил Харисов, Әгерҗе районы, Яңа Авыл башлангыч мәктәбе.
Бәхет
Нәрсә ул тормыш?
Нишләргә?
Бәхетле булу өчен
Яшәеш ул – үз иңеңдә
Тою туганлык көчен.
Нишләргә белмәгән чакта
Таныш булмаган кешедән
Сузылган ярдәм кулы.
Тулып күңел касәләре
Мөлдерәп түгелер чакта,
Кулына алып кулыңны
Юатыр кешең булу.
Болытларыңны таратып,
Син ничек бар – шулай яратып,
Кояштан да ягымлырак
Әти-әниең булу.
Саламга ябышыр чакта,
Якыннарыңнан еракта,
Илаһыдан көтмәгәндә
Таянырга якын дустың
Ныклы җилкәсен кую,
Артыңда ярдәмгә әзер
Дуслар сулышын тою.
Куанычың, шатлыкларың
Кочакка сыймаган чакта,
Сөенечең уртаклашып,
Дусларың елмаюы.
Һәркемнең үз юлы тәкъдир.
Бәхет, шатлык, куану.
Тормыш – ул барча Галәмнең
Раббысына инану!
Гөлшат Галиева, Балтач районы, Салавыч урта мәктәбе.
Чаллы шәһәре, 2нче гимназия укучылары яза:
Каникул үтә, шаярып, көлеп
Мин авылыма кайтам,
Әбиемә булышам:
Сулар да алып керәм,
Идәннәрне дә юышам.
Әбием белән соңыннан
Сыйланабыз чәй эчеп.
Шулай каникул үтә
Эшләп, шаярып-көлеп.
Алинә Абдрафикова.
Безнең Барс
Чал тарихтан килгән символ – Барс!
Мәгърур баскан кояш фонында.
Уңыш, бәхет, көннәр яктылыгын
Саклый кебек Барс канында.
Сул ягында түм-түгәрәк калкан,
Кайчагында кирәк саклану.
Калканында – сигез таҗлы чәчәк:
Мәңге яшәешкә таң калу.
Хакимлекнең йөзе – гадел булу,
Вәкаләтләр тигез бүленгән.
Уң аягын бераз күтәргән дә
Яңарышка таба үрелгән.
Илаһилык, бөек идеаллар
Канат биргән Барс – тотемга.
Иңнәренә тарих йөген салган
Сөйгән халкы – милләт хакына.
Канатлары җиде зур каурыйлы
Җиһан киңлегендә талчыкмый.
Изге гамәл җиде күкләр үтә,
Чит йолдызлар аны куркытмый.
Барс токымыннан Республика,
Үсеш-үзгәрешләр кичерә.
Тарихында булган борылышлар
Ил гаменә яңа көч бирә.
Бердәм булса, халкым алга барыр,
Һич сынатмас илләр каршында.
Галәм көче, кояш бөтенлеге
Камил фикер герб тышында.
Куәтле син, гүзәл Татарстан!
Нурлы йөзле, матур, сөйкемле.
Бәхет, иминлеккә, алгарышка
Омтыласың Барс шикелле.
Айсылу Нурисламова.
Бер, ике, өч...
Бер, ике, өч...
Атлап алга барам мин.
Бергәлектә көч!
Шуны аңлап калам мин.
Бер, ике, өч...
Син дә атлап карале!
Киләчәккә халкым
Бергә-бергә бар әле.
Бер, ике, өч...
Теләк булса, беләбез.
Бездә бар көч!
Теләк булса, җиңәбез.
Диана Филимонова.
Сау бул, җәй!
Нигә бигрәк тиз җәй бетә?
Әллә кача ул бездән?
Ерак җирләргә китә,
Күренмәс өчен күзгә.
Балалар да сагыналар
Җылы, ягымлы җәйне.
Дулкынлы күлдә, диңгездә
Һәр көнне су керүне.
Болында җиләк җыюны,
Авылда кунак булу.
Үзең тоткан балык ашап,
Канәгать булып калу.
Җәй озакка сузылмый шул,
Өч ай булганга без шат.
Сау бул, җәй, озакламыйча
Яңадан әйләнеп кайт!
Илиза Рамазанова.
Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей укучылары яза:
Мин – татар
Татар илем – туган җирем,
Татар телем – туган телем.
Татар халкы – минем халкым,
Татар җыры – минем җырым.
Татар җирендә мин тудым,
Татар каны ага буемда.
Татар җирендә яшим сөенеп,
Татар халкы гел уемда.
Рәзилә Лотфуллина.
Кадерле мизгелләр
Сагындырды туган якның
Моңлы чишмә тавышы.
Көн-төн бала-чагаларның
Уйнап, күңел ачуы.
Сагындырды авылымның
Сандугач сайраулары.
Әби-бабайларның кайчак,
Моңлану-зарлануы.
Кайтсам әгәр туган якка,
Күңелләрем җилкенә.
Авылымның кадерләре
Менә шунда сизелә.
Айзилә Харисова.
Кыр казлары
Кыр казлары китә еракларга,
Ташлап китәләр үз якларын.
Онытмыйбыз: истә, йөрәкләрдә,
Кайтырлар бит алар язларын.
Кыр казлары китә еракларга,
Канатларын кагып калалар.
Алтын яфрак коелган вакытта,
Йөрәкләргә яра салалар.
Кыр казлары кайтыр ераклардан
Ямьле язның матур көнендә.
Су буенда моңлы җыр сузарлар,
Газиз изге, туган җирендә.
Кайтыр, кайтыр илгә кыр казлары,
Ямьле язның назлы көнендә.
Кеше китә, җыры, моңы кала,
Онытмагыз моны гомергә!
Гүзәл Закирова.