Мәктәпләрдә - депутат сайлаулары
![Мәктәпләрдә - депутат сайлаулары](http://www.chelny-rt.ru//media/k2/items/cache/5911c3f930ad658df2dbb7ffa08fc8b0_S.jpg)
14нче сентябрьдә Республикада Татарстан югары Советына сайлаулар белән бергә шәһәребезнең барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның мәктәп советларына спикерлар сайладылар.
Мәктәпләрдә сайлау участокларының эше иртәнге 8 дә башланып китте. Сәгать 11гә инде яшерен сайлау юлы белән 29 мең укучы тавыш бирде. Бу барлык укучыларның 63%ы. Иң актив сайлаучылар – Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары. Монда сәгать 11гә сайлаучыларның 97%ы тавыш биреп өлгергән иде инде. 44нче мәктәптә укучыларның – 91%ы, 51нче мәктәптә – 86%ы сайлады. Укучыларның сайлаучы буларак активлыгына бәлки иң актив сыйныф, иң актив мәктәп булу теләге дә тәэсир иткәндер. Чөнки андыйларга бүләкләр вәгъдә ителгән иде.
Сайлаулар көндезге 12гә кадәр барып, 12 сәгать 5 минутта тавышларны санау башланды.
Укучыларның мәктәп советына спикерлар сайлауда барлыгы 42 мең 274 укучы катнашты.
Бу барлык сайлаучыларның 94,5%ы. Активлыкта 84нче лицей-интернат укучыларына тиңнәр булмады. Сайлауларда алар 100% катнаштылар. 36нчы (98,8%), 57нче (98,6%) гимназияләрдә, 28нче мәктәптә дә (98,5%) сайлаучыларның активлыгы югары булды. «Чаллы укучылары сайлауларда ата-аналарына караганда активрак булдылар», – дип искәртте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, сайлауларга нәтиҗә ясап.