Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

Себер түләмәсе баш калкыта

0

Себер түләмәсе –хайваннар һәм кеше өчен дә  куркыныч йогышлы авыру. Россиядә революциягә кадәр бу чир күбесенчә Себер губернасында очраган,  атамасы да шуннан алынган.

Бүгенге көндә әлеге авыруның баш калкытуына  түләмә йоктырган хайваннар күмелгән урыннарны тиешенчә карап тотмау, шулай ук җир, казу эшләрен бу территориягә якын урында яки шул территориядә алып бару, хайваннарны суйганда һәм сатып алганда ветеринария-санитария кагыйдә-ләрен үтәмәү сәбәп була. 

Безнең район территориясендә түләмә йоктырган хайваннар күмелгән 5 урын бар. Алар барысы да әйләндереп алынган, бетон саркофаг, кисәтүче билгеләр урнаштырылган.

Гамәлдәге ветеринария-санитар таләпләр буенча  биологик калдыкларны җиргә күмү катгый тыела. Бу калдыклар өчен типлаштырылган биотермик базлар каралган.

Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе гражданнарны, ит эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләрне биологик калдыкларны типлаштырылган биотермик базлардан  башка урынга күмү рөхсәт ителмәве турында  кисәтә, чөнки эпизоотик һәм эпидемиологик иминлеккә, шулай ук экологиягә куркыныч янаячак. Ветеринария-санитар кагыйдәләрне үтәмәгән өчен  РФ Административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә штраф каралган. Аның күләме гражданнарга – 4 – 5 мең, вазифаи затларга – 20-40 мең, юридик затсыз эшмә-кәрлек белән шөгыльләнүчеләргә – 40-50 мең сум яки 90 көнгә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору, юридик затларга 500 – 700 мең сум штраф яки 90 көнгә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору карала.

Терлек суйганда һәм аны читтән сатып алганда тиешле кагыйдәләрне үтәү зарур.  Башка хуҗалык, район, өлкә, регионнан терлек сатып алганда дәүләт ветеринария хезмәте рөхсәтен алырга кирәк. Терлек сую предприятиеләренә терлекне суйганчы тикшерү, иттән ветеринария-санитар экспертиза алу  мәҗбүри куелган. Бу процедуралар һәрвакыт үтәлергә тиеш, бигрәк тә алар сезонлы ярминкәләр вакытында актуаль. 

Шуны исегездә тотыгыз, бары ветеринария-санитар кагыйдәләрне төгәл үтәү генә сезне  авырулардан, шул исәптән себер түләмәсеннән саклап калыр.

Әнәс Сөләйманов,

ТР буенча Россельхознадзор идарәсе дәүләт инспекторы.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net