Зәй авылларында балалар мәйданчыклары арта
Зәй районы Сармашбаш авылында бер ай элек кенә республика программасы буенча күпфункцияле клуб ачылган иде. Бу авылда бу көннәрдә балалар мәйданчыгы да ачылды. Ул узган ел төзелгән мәчет биләмәсе артында сафка басты. Авылда бүгенге көндә ике дистәдән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала бар.
