Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

Бүген Татарстанда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау уза. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

0
“Хөрмәтле татарстанлылар!
 
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча кампания ахырына якынлашып килә. Парламенттагы урыннар өчен сигез сәяси партия вәкилләре көрәште. Сайлаулар – республиканың сәяси системасы үсешендә мөһим этап. Тавыш бирүчеләр белән очрашулар барышында һәм сайлау алды дебатларында күпләгән көнүзәк сораулар күтәрелде.
 
Җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү, нигездә, анык булды, эшлекле тәкъдимнәр ясалды. Алар барысы да дәүләт һәм муниципаль хакимият эшчәнлегендә исәпкә алыначак.
 
Тулаем алганда, үткән кампаниянең конструктив тонда булуын билгеләп үтәргә кирәк. Сайлауда катнашучыларның барысы да диярлек Татарстанның социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни үсештә ирешкән җитди уңышларын, республиканың Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе булуын билгеләп килде. Республикада тормышка ашырылучы эре инновацион проектлар халык тормышының югары стандартларына ирештерде.
 
Безгә бу күтәренке рухны саклап, парламентыбызның яңа составы эшчәнлегенә күчерү, аны сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр эшендә үстерү зарур.
 
Хөрмәтле татарстанлылар, сайлау процессында катнашучыларга иң югары билгене һәрчак халык куя. Сайлау кампаниясенең иң мөһим күрсәткечләренең берсе – тавыш бирергә килүчеләрнең саны.
 
Татарстанда гражданнар һәрвакыт үзләренең актив тормыш позициясе белән аерылып торды. Республикада үзләренең тавышын калдыру өчен сайлауга килүчеләр саны белән беркайчан да проблема булмады. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам.
 
Бүген республикабыз алдынгылыгы һәм үсеш дәрәҗәсе белән аерылып тора. Яшь сайлаучыларга да теләкләрне җиткерәсе килә. Бүген нәрсә генә эшләсәк тә, беренче чиратта, яшьләр ихтыяҗларыннан чыгып эш итәбез. Сез – Татарстанның киләчәге, шуңа күрә күп нәрсә сезнең тавышыгыздан тора.
 
Сайлауда ветераннарның, өлкән буын вәкилләренең актив катнашуы – күркәм традицияләребезнең берсе. Башкача була да алмый, чөнки алар тәҗрибә һәм зирәк акыл ияләре, бүгенге процессларны тирәнтен аңлыйлар. Сайлауларга җаваплы караулары өчен, ветераннарыбызга һәм пенсионерларыбызга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
 
Тавыш бирү алдыннан, республикабызның үсеш стратегиясендә буыннан-буынга күчә баруны, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, милләтара һәм конфессияара татулык һәм тынычлыкны саклау зарурлыгын ассызыклап үтәсем килә.
 
Сезнең күпчелегегез 14 нче сентябрьдә сайлау участокларына килеп әлеге курс өчен үз тавышларын бирер, ә Татарстанда социаль үзгәрешләрне дәвам иттерергә сәләтле абруйлы вәкиллекле хакимият оешыр, дип ышанам.
 
Безнең көч – бердәмлектә, Татарстанны чәчәк атучы төбәккә әверелдерүгә омтылышта.
 
Кадерле дуслар, сезгә киләчәккә өмет белән карарга, үз көчләрегезгә һәм республикабызга ныклы ышанычта булуыгызны телим”, - диелә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.
 
(http://intertat.ru/tt/novosti/item/36352.html).
 
Фото yandex.ru





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net