Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары АГНИ студентлары белән очрашты

0

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, Табигатьне саклау буенча ТР баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары белән очрашты.

Булачак нефтьчеләр белән ул  шәһәребезнең экология  проблемалары, яңа технологияләр турында сөйләште.

Нефть чыгару һәм экология турыдан-туры бәйләнештә. Табигатькә зыян салмыйча гына ничек итеп авыр нефть ятмаларын табарга, сулаган һаваны, эчкән суны,  җиребезне сакларга – сөйләшердәй сүзләр күп иде. Үз чыгышын да баш инспектор күпләрне борчыган су чисталыгыннан башлады. Моннан берничә ел элек Әлмәт янәшәсендә агучы Дала Зәе елгасының төп дошманы нефть булса, бүген исә хәлләр башкача. Канализация һәм чистарту корылмаларыннан чыккан пычрак сулар – менә төп сәбәпчеләр. Республиканың баш инспекторы студентларга шәһәрдәге чистарту корылмаларына яңа технологияләрне гамәлгә кертүне йөкләмә итеп куйды:

– Моннан берничә еллар элек төзелгән корылмалар шәһәр канализациясе суларын чистартып өлгерми. Яңа технологияләр проектта бар. Аларны булдыру бер мәсьәлә, тормышка ашыру икенче – югары квалификацияле белгечләр кирәк. Кайда эшләсәгез дә, сезгә монда яшисе, шушы суны эчәсе. Бу проблеманы да сезгә хәл итәсе, - диде Рамил Низамов.

Яшьләр Әлмәттәге начар һаваны да читләтеп үтмәделәр, сәбәпләрен эзләделәр. Шәһәребез җан башына туры килгән машина саны буенча алдынгы урында, эре предприятияләр дә күп. Алар бүлеп чыгарган газлар, авыр парлар, күкертле водород  – һәммәсе шәһәр өстендә томан кебек эленеп тора.

– Шәһәр төзегәндә аның урынын билгеләү бик мөһим. Берәр мегаполис  булдырырга уйласагыз, аны Әлмәт кебек түбән урында, чокырда төземәгез - дип шаяртты баш инспектор. Яшьләр Әлмәтне урап узу юлының икенче өлеше кайчан төзелеп бетүе белән дә кызыксынды. Чөнки ул һава сафлануына җирлек бирер иде. Студентлар моны яхшы аңлый. Үз чыгышында министр урынбасары да: “Әлмәт – урап уза торган юлы булмаган бердәнбер шәһәрдер”, – диде.

Очрашуда башка проблемаларны да күтәрделәр. Нефть табуның җиргә зур зыян салуын, яр буйларында капиталь ремонттан соң калган скважина торбаларының аунап ятуын, шәһәр урамнары чисталыгы - һәммәсен уртага салып сөйләштеләр. Тулаем алганда, Рамил Низамов соңгы еллардагы үзгәрешләрнең бары уңай якка булуын гына искәртте:

– 20 ел элек Әлмәтнең экология торышы гел үзгә иде. Нефтьчеләр башкаласы бүген алга бара. Проблемалар бар билгеле. Әмма аларның һәммәсен дә бергәләп  чишеп була. Бары  белемле булырга, эшләргә генә кирәк.”

Сүз уңаеннан

Министр урынбасары Әлмәт халкын борчыган барлык проблемаларны фотога, яки видеога яздырып uslugi.tatar.ru сайтында эшләп килүче “Халык контроле” бүлегенә “эләргә” тәкъдим итте. “Анда күтәрелгән проблемаларның берсе дә чишелмичә калмый. ВКонтакте, Фейсбук, Одноклассники сайтларына караганда да, ул бүлек актуаль һәм кызык – юри генә булса да кереп карагыз”, – диде ул.

 Филүзә Хәмидуллина






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net