Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

Алсу Әбелханова туйга әзерләнә (ФОТО)

0

Әйе, чынлап та җырчы туйга әзерләнә. Бу көнне ул ак чалбарлы кәчтүмнән булачак. Башында йә ак чәчәкләр, йә фата булыр дип көтелә. Әлегә кайсысы булачагын җырчы хәл итеп бетермәгән. Шулай ук лимузинга заказ бирелгән. Бик шәп фотосессия булырга тора.

Аптырашта калмагыз: Алсу Әбелханова белән аның тормыш юлдашы Радикның бергә гаилә корып яшәүләренә 24 сентябрьдә 10 ел тула. Менә шушы вакыйгага әзерләнүләре икән. Бүгенге көндә алар 3 нче сыйныфта укучы уллары Әмир белән 2 яшьлек уллары Солтанны үстерә. Радик үзе Самара шәһәрендә эшләгәнгә, гаиләгә ике шәһәрдә – Казан белән Самарада яшәргә туры килә.

 

 

Җырчы 10 ел элек булып узган кызыл туйларын яратып искә ала. Аның бер сулышта узганын хәтерли. Әле бер ел гына үткән кебек, ди. Туйда иң истә калганы шул булган: туй мәҗлесе ахырында Алсу Әбелханова сәхнәдә җыр башкарган, ә Радик бии-бии аның аякларына барлык чәчәкләрне салып, килгән кунакларны шаккатырган. Радик – иҗат кешесе булмаса да, җырчының зур терәге. Бик җаваплы, гаилә җанлы, балаларын үлеп яратканын әйтеп узды.

- Зур булмаган компания белән гәрәбә туебызны билгеләп узу иде исәп. Лимузинга утырып, шәһәр буенча йөреп, соңыннан төнге клубларның берсенә барырга ниятлибез. Шулай ук балалардан башка гына Гарәп Әмирлекләренә барып, ял итеп, вакыйганы билгеләп кайтырга уйлыйбыз. Радикның мине аңлаучы, бик тә гаилә җанлы булуына Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен. Ул үзе бик күңелле кеше. Бер ягы гына бар: бөтен сүзне көлкегә борып җибәрә. Хәтта мин бик нык ачуланганда да, ул аны көлкегә бора да җибәрә. Көлдергәч, минем тагын да ачуым килә башлый, - ди  җырчы.

 

Иҗатына килгәндә, Алсу Әбелханова соңгы вакытта тамашачылардан башка гына сольный концертының телевизион версиясен төшерткән. Концерт Казанның бер концертлар залында 6 камерага һәм махсус режиссер ярдәмендә төшерелгән. Сольный концертка ул бер ел әзерләнгән. Әлеге программага 12 җыр кергән. Шулай ук популяр булган “Сорама хәлләремне” исемле җыры да бар. Һәрбер җырга аерым номер эшләнелгән. Сәхнә куелышы, шулай ук шоу-балет ярдәмгә килгән. Тиздән тамашачы телевизор экраннардан да күрер дип көтелә.

Гәрәбә туйларына Радикның җырчыга нәрсә бүләк итәсе билгеле түгел. Алсу Әбелханованың “Пар алкалар” җырындагыча пар алкамы, әллә башкасымы?..

(intertat.ru. яңалыклары)






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net