Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

БУЛДЫКЛЫ ҺӘМ ИМАНЛЫ КУКМАРА ТӨБӘГЕНДӘ

0

Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, милләттәшләребез чакыруы буенча, республикабызның Кукмара төбәгендә булып кайтты. Ул районның Өркеш һәм Мәчкәрә авылларында, Кукмараның үзендә халкыбызның узган тарихын һәм бүгенге тормышын өйрәнде, дини һәм милли чараларда катнашты. Фәүзия Бәйрәмова Кукмара төбәгенә сәфәрен Өркеш авылыннан башлады, ул биредәге «Фәниябикә» мәдрәсәсендә ял итүче мөселман кызлары белән очрашты. Әдибәнең балалар өчен   язылган 6 китабы бар - «Сәнгать дөньясына сәяхәт», «Алыплар илендә», «Бәхет ачкычы», «Нух пәйгамбәр көймәсе», «Туфаннан таралган татарлар» һәм «Тропою знаний к истине» китаплары. Автор очрашу вакытында аларның һәрберсенә аерым-аерым тукталды, язылу тарихларын сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде, мәдрәсәгә үзенең китапларын бүләк итте. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Өркеш авылында уздырылган мөселман балалары сабан туенда да катнашты һәм чыгыш ясады.

«Фәниябикә» мәдрәсәсе  2001 елдан бирле эшләп килә, аны үз туган авылында һәм якыннарының нигезендә Фәния ханым Җәләлиева төзеткән һәм тотып тора. Фәния Хөрмәтулла кызы - табибә, ире, хәрби врач Рәшит Әгъзам улы белән илнең төрле почмакларында эшләгән һәм гаиләләре белән Казанга кайтып төпләнгән. Хәзер Фәния ханым Казанның «Гадел» мәчетендә һәм мәдрәсәдә дин дәресләре укыта, ире Рәшит Җәләлиев - Каменка туберкулез хастаханәсенең баш табибе. Бу игелекле затлар, Фәния ханымның туганнары белән бергә, Өркештә мәдрәсә салганнар, инде ике катлы мәчетне төзеп бетереп киләләр, һәр җәйне август аенда мөселман кызлары өчен җәйләү уздыралар, мөселман балалар сабан туе оештыралар, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың Кукмара төбәгенә килүенең икенче сәбәбе - Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында документаль китап язарга материал туплау иде. Инде билгеле булганча, дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова - татар хатыны, Нәгыймәнең атасы Хәмзә Кукмара төбәгенең Мәчкәрә авылында туып-үскән кеше. Бүгенге көндә дә Кукмара төбәге Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан зур нәселнең истәлек-ядкәрләрен кадерләп саклый. Фәүзия Бәйрәмова бу юнәлештә эшчәнлеген Кукмараның төбәк тарихын өйрәнү музееннан, анда куелган «Ишмән шәҗәрәсе»н өйрәнүдән башлады.

Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан зур нәселне - 400дән артык кешене үзендә туплаган бу шәҗәрә тарихта билгеле, аны галимнәр өйрәнгән, матбугатта бастырып чыгарган. Ә шәҗәрәнең Хәсән улы Хәмзә аша Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апага барып тоташуы турындагы хәбәрне зурлап дөньяга таратучы - Кукмара районы төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина. 2006 елны ул бу шәҗәрәне Казанда Чыңгыз Айтматовның үзенә дә тапшыра, 2008 елда, инде бөек әдип вафат булгач та, Бишкәккә аның 80 еллык юбилеена барып та, халыкка шушы шәҗәрәне күрсәтә, шулай итеп Чыңгыз Айтматовның татар тамырлары турында  бар дөньяга хәбәр бирә.

Кукмара районының төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина, Уфадан ислам журналисты Исламия Латыйпова  белән бергә, Фәүзия Бәйрәмова Мәчкәрә авылында да булды, Чыңгыз Айтматовның татар нәселе белән бәйле тарихи урыннарны өйрәнде. Заманында Ишмән иле дип аталган Мәчкәрә авылында Чыңгыз Айтматовның бабасының нигезе сакланган, шулай ук шушы нәселдән булган Үтәмешевләр 1791, 1872 (башта - 1800) елларда салып калдырган таш мәчетләр исән, Үтәмешевләрнең 1800 елда салдырган хан сараедай йорт-утарларында бүген балаларның ярдәмче интернат-мәктәбе эшләп тора... Авылның карурмандай зиратында 33 борынгы кабер ташының 20дән артыгы - Ишмән нәселе татарларыныкы... Язучы боларның барысы белән дә танышты, бу тарихи биналарны, кабер ташларын фотога төшерде, авыл халкыннан Ишмән нәселе турында истәлекләрне язып алды. Аңа бу эшләрендә авыл имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов ярдәм итте, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын! 

Кукмара төбәге элек-электән халкының гаять тырышлыгы, булганлыгы, мәдәнияте һәм динилеге белән аерылып торды. Соңгы елларда халыкта бу сыйфатлар тагы да куәтләнгән, Кукмара төбәге татарлары бик тырыш һәм эшчән, бик матур һәм мул яши, авыл саен диярлек мәчет-мәдрәсәләр эшләп тора, намаз укучылар күбәйгәннән-күбәя бара. Биредә хәтта ел буе аракы сатмый торган авыллар барлыкка килгән, Рамазан аенда аракы сатмау күп татар авылларында гадәти күренешкә әйләнгән. Кар иле татарларының, Кара бикнең данлыклы нәселен дәвам иткән, Казан ханлыгы һәм Касыйм ханлыкларының затлы нәселләре белән тулыландырылган Кукмара төбәге татарлары милләтебез тарихында да лаеклы урыннарын алыр, дип өмет итәбез. Алар моңа лаек.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net