Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

Колшәрип, Сөләй, Түбән Абдул авыллары машиналы булды

0

Бәйрәм бүләкле булуы белән күңелле. Республика көне уңаеннан уздырылган чаралар кысаларында Әлмәтнең өч авыл җирлеге дә мәртәбәле бүләккә ия булды. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Президент Рөстәм Миңнеханов Колшәрип, Сөләй, Түбән Абдул башлыкларына яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды.  Алар еллык республикакүләм муниципаль берәмлекләр смотр-конкурсында җиңүче итеп табылган. 

Бәйге Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан 2011 елда гамәлгә куелган. Узган ел аларда 189 муниципаль берәмлек катнашкан булса, быел бәйгегә 200 дән артык заявка кабул ителгән.   Нәтиҗәдә Татарстанның барлыгы 93 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе җиңүче дип табылган. Авыл җирлекләре “Шевроле Нива” машинасы белән бүләкләнсә, калганнарына “Форд Транзит” микроавтобусыннан ачкычлар тапшырылган.

Барлыгы дүрт ел эчендә төрле бәйге нәтиҗәләре буенча муниципалитетларга 918 автомобиль тапшырылган. Шул дәвердә Әлмәт муниципаль районының    21 авыл җирлеге төрле программалар нигезендә машиналы булган.

Бәйге шартлары буенча автомобильгә дәгъва белдерүчеләр  муниципаль җирлекләргә караган торак пунктлар һәм халкының уртача санына, җан башына каралган салым һәм башка керемнәргә, мөгезле эре терлек санына игътибар бирелә. Моннан тыш, бер кешегә торак тапшыру күләме, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урыннарда программаларның гамәлгә ашырылу тизлеге, авыл җирлегенең төзекләндерү, социаль-мәдәни һәм спорт тормышына игътибар бирү дә исәпкә алына.   

– Мондый мәртәбәле бүләкне президентыбыз кулыннан алган вакытта зур дулкынлану да, республикабызда башкарылган программаларга шатлану да, Татарстаныбыз өчен горурлану да кичердем, – ди Колшәрип авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәмәтдинов. – Авыл халкының мәшәкате күп бит аның, мобиль булу эшне җиңеләйтер дигән өметтә калам.

– Авыл башлыклары хакында гына түгел, гомумән, халкы турында кайгыртулары өчен үзебезнең авыл  җирлеге исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтемне җиткерәм, – дип шатлыгы белән уртаклашты Сөләй авылы җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Шәйдуллина. – Әле менә күптән түгел генә модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Бүген юллар да салына, су линияләре дә яңартыла, социаль объектлар төзелә һәм ремонтлана. Бер сүз белән әйткәндә, кала халкыннан бер генә дә ким яшәмибез.

Район читендә урнашкан Түбән Абдул авылы өчен яңа машина аеруча кадерле.

– Әлмәткә килү өчен 68 чакрым юл үтәсе. Ә авылдан чыкмый гына халыкның мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндереп булмый, – ди җирлек башлыгы Ринат Шәрифуллин. – Бу автомобильләр безгә тиз йөрергә, хасил булып торган төрле мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.

Рәдифә НОГМАНОВА






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net