Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

Иң яхшы почта бүлеге – Әлмәтнеке

0

Татарстанда 2014 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы почта бүлекләре билгеләнде. Җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар.

Әлеге бәйге өченче тапкыр уздырыла. Аның оештыручылары – «Татмедиа» ААҖ һәм «Татарстан почтасы» идарәсе. Бәйгенең шартларына килгәндә, ул «Татмедиа» басмаларына язылучыларның санын ким дигәндә 5% арттырып үтәүдән гыйбарәт.

Җиңүчеләр 3 номинациядә, зур һәм кечкенә шәһәрләр, шулай ук авылларда урнашкан почта бүлекләре буенча билгеләнә. Үз номинацияләрендә алдынгы урыннар яулаганнарга «Татмедиа» тарафыннан расланган акчалата премия 50 мең (1 урын) һәм 25 мең  сум  (2 урын) тәшкил итә.

 «Иң яхшы шәһәр почта элемтәсе бүлеге» номинациясендә Әлмәт җиңүче дип табылды. Безнекеләр язылу тиражын 15% ка арттырып үтәгән.

Шәһәребезнең  423450 нче номерлы почта бүлеге начальнигы Ирина Быртова һәм язылу участогы әйдәп баручы инженеры Регина Леушина 3 сентябрьдә лаеклы бүләкләрен алып та кайтты. 13 ел почта бүлеген җитәкләгән Ирина Александровнаның шатлыгы эченә сыймый:

– Язылу кампаниясен оештыру калган башка эшебез шикелле үк гадәткә кергән. Эшләдек тә оныттык. Шуңа күрә бәйге җиңүчеләре дип игълан итеп Казанга чакыргач башта аптырап та калдым. Әле һаман да хисләр ташкынында, куанычымнан нишләргә белмим.

Бүген Ирина ханым җитәкләгән почта бүлеге шәһәребездә иң зурысы санала, ул 12 участокка бүленгән. 12 почтальон 1653 йортка хезмәт күрсәтә, шуларның 1439 ы шәхси секторда урнашкан. Тырыш хезмәткәрләр газет-журнал, корреспонденция, коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрен 7752 фатирга китерә. Пенсия китерү дә почтальоннар җилкәсендә. Моннан тыш, бүлектә 7 залда оператор, 1 аралаучы (сортировка) оператор, шулай ук 2 начальник урынбасары эшли.

– Безнең коллектив дус, тату. Эшебезне тиз һәм төгәл башкарырга тырышабыз, – ди Ирина Быртова.

Әлмәт районара почтампт начальнигы урынбасары Татьяна Кузнецова сүзләренчә, язылу кампаниясе барышында почта бүлекчәләре актив эшли, куйган бурычларны үтәп барырга тырыша. Кампания барышында шәһәрдә һәм авылларда әбүнәче кәннәре оештырыла.

– Тарифларның артуына кармастан, республиканың Министрлар Кабинетыннан килгән җирле һәм республика басмаларына яздыру боерыгын  үти алдык. Шуңа күрә безгә ышаныч белдергән барлык әбүнәчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Бу юнәлештә шәһәр җитәкчелегенең дә ярдәмен тоеп яшибез, – ди ул.

Җиңүчеләргә тапшырылган акчаны почта бүлеге җитәкчелеге эшчеләрен премияләүгә юнәлдерергә җыена.

Рәдифә НОГМАНОВА






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net