Добавить новость
123ru.net
World News
Август
2014

Ильмира АБДРӘХИМ: УГЫЛЛАРЫБЫЗ АНА ТЕЛЛӘРЕН МӨКӘММӘЛ БЕЛӘ

0

Арча кызы Ильмираның Финляндиягә килен булып төшүенә 12 ел инде. Бу илдә яшәүче татар егете Варол Абдрәхим Казанга бер килүендә бу тыйнак, сөйкемле туташ белән таныша. Яшьләр бер-берсен ошаталар, озакка сузмыйча никах укытып, Ильмираны туйлап алып та китәләр. Юрист кызыбыз бүген Эспо шәһәрендә ире белән ике угыл үстереп ята. Җәйге ялга Арчага кунакка кайткан чагында Ильмира белән җәһәт әңгәмә корып алдык.


- Ильмира, угылларыңа ничә яшь?

- Әнвәргә - 9, Даниярга 5 яшь тулды, икесе дә мәктәптә укыйлар инде. Балаларыбыз өчен инглиз мәктәбен сайладык, анда тест үткәреп кабул итәләр. 5 яшьтән 7 яшькәчә инглиз телен өйрәтәләр, бу уен рәвешендә  бара.

- Угылларыгыз туган телне онытмасын өчен нинди чаралар күрәсез?

- Балаларга өч яшь тулганчы алар белән бары тик ана телебездә генә сөйләштек. Аннары бакчага бирдек. Анда башка милләт балаларына фин теле махсус программа белән укытыла. Финляндиядә гаилә катнаш булса (әйтик, ир - фин, хатын - швед милләтеннән), балаларга ике якның да теле махсус программа нигезендә өйрәтелә.

- Һелсинкида татар телен өйрәтүче якшәмбе мәктәбе дә эшли дип беләбез.

- Әйе, якшәмбе мәктәбендә озак еллар инде Хәмидә ханым Чайдам балаларыбызга туган тел дәресләре  бирә. Анда тагын имам дин дәресләре үткәрә. Җәй көннәре табигатьнең бик матур җирендә, күл буенда балалар өчен җәйләү оештырыла. Анда чит илләрдәге милләттәшләребез дә балаларын җибәрә. Быел Сергачтан балалар килгән иде, җәмгысе 20ләп бала җыела ел саен. Аларга ана теле, дин өйрәтелә.

- Ильмира, фин дәүләте үзендә яшәүче  аз санлы халыкларның телләренә нинди мөнәсәбәттә?

- Бик яхшы мөнәсәбәттә, дияр  идем. Балалар бакчага йөри башлагач ук, әти-әниләргә язмача бер мөрәҗәгать тапшырыла. Анда гаиләдә балаларга туган телләрен өйрәтүнең кирәклеге аңлатылган. Чөнки кеше үз ана телен белмәсә, яшүсмерлек чорында, күчеш чорында аның проблемалары килеп чыгарга мөмкин икән, туган телендә сөйләшмәгән кеше үз хисләрен-кичерешләрен аңлый һәм аңлата алмый, диләр психологлар.

- Дин сабаклары укыту ничегрәк тора?

- Беренче сыйныфтан ук балаларыбыз дин дәресләре укый башлады. Олы улымның сыйныфында өч мөселман баласы укый, алар өчен мәгариф департаментыннан махсус укытучы килеп, Ислам дине сабагын биреп китә.

- Бакчага, мәктәпкә йөри башлагач, балалар туган телләреннән читләшмәдеме?

- Мәктәпләрдә фин теле атнага 5-6 сәгать, инглиз теле дә шул чама укытыла. Шуңа да карамастан, балаларыбыз татарчаны мөкәммәл беләләр. Арчага, дәү әниләренә еш алып кайтабыз, дәү әниләре пешергән бәлешләрне бик яратып ашыйлар. Казанны да бик яраталар, монда гел кайтабыз.

- Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез үзара аралашып яшиме?

- Финляндиядә 800ләп татар яши. Һелсинкида милли үзәгебез дә бар. Аралашып яшибез, Татарстаннан җырчылар да килеп чыга. Татар спектакле яисә концерты булса, безнең өчен бәйрәм инде ул.

- Әйт әле, фин татарларын Казан татарларыннан аерып торучы берәр сыйфат бармы?

- Телне, динне саклау омтылышы фин татарларында бик көчле. Фин татарлары балаларын бик яраталар һәм балалар белән бик ныклап шөгыльләнәләр: музыкага,  спортка, башка юнәлешләргә вакытларын да, акчаларын да кызганмыйлар.

Эльмира СИРАҖИ.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net