Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

11 нче гимназиядә – 1 сентябрь

0

11 нче гимназия  быел укучыларын бөтенләй үзгәреп  каршы алды.


Әле эченә кереп караганчы ук, күпләр “аһ” итте. Мәктәп каршындагы араны шактый киңәйтеп плитә түшәгәннәр, башка җирләрдә кап-кара, тип-тигез асфальт җәелеп ята. Тантаналы линейка үткәрү өчен менә дигән урын килеп чыккан. Белем бәйрәме нәкъ шунда үтте дә. Укучы һәм укытучыларны котларга килгән район башлыгы  Рәгать Хөсәенов:
 
– Үткән бәйрәмнәрне хәтерләсәгез, укучыларга тезелеп басарга да  урын юк иде. Менә ничек яхшы килеп чыкты, - ди. 
    Чыннан да, укучылар өч яклап мәктәпкә таба тезелеп баскан, барысына да күренә, уртада әле күмәк бию башкарырлык  урын бар. 
 
– Бу – шәһәрдә иң иске  мәктәпләрнең берсе: бик искергән, таушалган иде.  Республика капиталь  ремонт программасына кереп, шулай ук җирле бюджет та кушылып, күләмле эш башкарылды. Җылыту системасы, санузел, электр белән тәэмин ителеш һәм башкалар яңага алыштырылып, бөтенләй үзгәреп калды, уңайланды, ди. Читтә калмыйча, ярдәм иткәннәре өчен әти-әниләргә дә, укытучылар коллективына да рәхмәт әйтте. Инде мәктәпне матурайттык, балалар күбрәк килсен, күбрәк тусын, – диде әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп. 
 
Быел  беренче сыйныфка 42 бала килгән. Алар ике сыйныфка бүленеп, укытучылар – Венера Ләбиб кызы Галимова һәм Зөлфия Мәгъсүм кызы Гәрәева җитәкчелегендә укыячак. Ә мәктәпне полиция сыйныфы булган бер унберенче сыйныф, 16 егет һәм кыз тәмамлый. Укучыларны һәм укытучыларны бәйрәм белән котларга килүчеләр күп иде ул көнне. Район башлыгы бүләк итеп үзләренә әнә ксерокс, принтердан торган күп функция башкаручы җайланма бүләк итте. Татарстан буенча салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин республика Президентының котлавын җиткерде. Барлык бораулаучылар исеменнән безнең район буенча депутатлыкка кандидат Ринат Шәфигуллин тәбрикләде. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагыйзь санатуллин бездә балаларга төпле белем бирергә мөмкинлекләрнең зур булуын билгеләп үтте. 
 
Көннең матур булуы, кунакларның күп килүе – бер куаныч булса, тантананың гел татарча баруы –  күңелгә май булып ятты. Әле яңа гына мәктәп бусагасын атлаган беренчеләр дә, гуманитар сыйныф булмаган унберенчеләр дә матур итеп татарча сөйли. Әнә,  үзләренең ул көнге кичерешләрен, мәктәп безнең күз явын алды, диләр. Сокланырлык та та шул,  элек мәктәптән ишеген ачуга, салкынга килеп чыга идең. Хәзер ул җирне ап-ак пластиктан керү-чыгу юлы итеп ясаганнар. Аннан бер тотынгач,  тиешле таләпләргә туры китерик дигәннәрдер инде,  моңа кадәр ишек төбендәрәк булган медицина кабинеты түргәрәк күчеп, анда кирәкле барлык бүлмәләр ясалган. 
 
  Ул көнне мәктәпне укучылар да, ата-аналар да күзәтте. Коридорлар да ялт иткән, тәрәзәләр дә ап-ак һәм якты, бик биек булган элекке ишекләрне заманчасы алыштырган.  Актлар залын да махсус барып карадым әле. Элек шунда концертларга килгәндә, очрашуларда катнашканда, их,  әз генә булса да  заманчарак булса, дип уйлап куйганнар бар иде. Хәзер, чыннан да, сәхнәгә горурланып чыгып басып чыгыш  ясарлык һәм  кунаклар кабул итәрлек булган. 
 
Аннан бик күпләргә фойе ошады, дип карап тордым. Ул зурайган, яктырган, идәнгә керамограниттан плитә җәйгәннәр – үзеңне әллә кая килеп эләккәндәй хис итәсең. Һәркөнне матур һәм уңайлы җиргә килеп укуы да рәхәт булыр әле  укучыларга, тик булдырганны саклый гына күрсеннәр инде. Тырышырлар, сакларлар, ни дисәң дә  татар гимназиясе бит ул,   киләчәктә дә уңышлары белән сөендерерләр әле.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net