Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

"Шәһәр көне – 2014"

0

Үткән шимбәдә Лениногорскига 59 яшьне тутырдык, Республика көнен бәйрәм иттек, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттек.


Көн төрле күңел ачуларга, тамашаларга бай булды. Веломарафон үтте, Боз сарае каршында картингистлар  узышты. Кичке якта  “Яшьлек” стадионына җыелдык. Биредә җыр-музыка агыла, төрле милләт халкы табыннарын корган. Бер яктан татар җырлары яңгырап, үзенә чакырса, икенче яктан чуаш халкы моңын сибә. Ә килгән халык,  төрле тәм-томнан авыз итеп, концерт карап китә. Бер кечкенә шәһәрдә төрле милләтләр шулай дус-тату яшибез бит. Бала-чаганың билгеле инде, әти-әнисен уенчыклар сата торган якка өстери, алар өчен лабиринт, кечкенә атта йөрү дә оештырылган иде. Шулай ук зурларга да уеннар бар: кайсы тирда ата, икенчеләре турникта берничә минут асылынып торып, бүләк алмакчы була, кемдер, кармак тотып, балык тотарга тели. Бу уеннар караңгы төшеп, бәйрәм тәмамланганчы барды.
 
Кичке сәгать бишкә таба стадионның уртадагы өлешендә халык тулган, димәк, беренче килеп, яхшы урынны алып калганнар. Хәер, кырыйдан күренми дияргә юк, сәхнәнең ике ягында зур экраннар урнаштырылган, күзлексез дә рәхәтләнеп карап күреп була. Бәйрәмнең ачылышы төрле теманы үз эченә алган иде. Өч бәйрәм бер көндә бит. Мәйдан буйлап шәһәребезнең төрле оешма-предприятиеләре, ветераннар советы узганда, бераз яңгыр явып үтте, аннан күктә ялтырап  кояш белән салават күпере чыкты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм башка рәсми затлар лениногорскилыларны бәйрәм белән котлады. Шуннан соң шәһәр һәм районның төрле тармакларында эшләүчеләрне бүләкләделәр. 
 
Сәхнәне Казаннан килгән Филармония джазы оркестры чыгышы алыштырды. Шулай ук безнең үзешчәннәрнең җырлавын да һәркем ошаткандыр. Дөрес, күбрәк яшьләр талант-осталыкларын күрсәтте, аларныкы яшьләрчә инде. Караңгы төшкәч, Россия эстрада җырчысы Севара сәхнәгә чыккач, мәйдан тагын җанланып китте. Үзбәкстан ягында туган, “Голос” проекты катнашучысының тавышы көчле икән. Җырлары салмак, бер ритмда гына. Шунлыктан салкынча кичне сикереп биеп, җылынып булмады. Аның каравы, кычкыру, сызгыру тавышлары юк иде, тыныч кына үтте. Җырлар көенә һәркем үзенең уй дөньясында йөзгәндер. Күктә төрле төсләр белән балкыган салют бәйрәмгә нокта куйды. Тагын бер елдан очрашканчыга кадәр, стадион.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net