Добавить новость
123ru.net
World News
Август
2014

Республика көне алдыннан район үзәгенең балалар иҗат йортында халык җыены булды.

0

Республика көне алдыннан район үзәгенең балалар иҗат йортында халык җыены булды. Аны “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе үткәрде. Бик күп кеше катнашында узган әлеге зур җыелышта әлкилеләр 44 нче  Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат  Фоат Вәлиев белән очраштылар, аңа сорау-тәкъдимнәрен, наказларын җиткерделәр.

 

Әлеге җыен ачык һавада, тагын да күбрәк халык катнашында үтәр дип планлаштырылган иде. Әмма табигать үз төзәтмәләрен кертте. Көне буе бертуктаусыз яңгыр яву сәбәпле, чараны бина эчендә уздырырга карар кылынды.

Җыенга килүчеләрне фойеда зәвык белән бизәп эшләнгән яшелчә һәм җиләк-җимеш  күргәзмәсе каршы алды. Безнең мәктәпләр эше инде бу. Яшелчәләр чәчәк төсен дә, төрле җәнлекләр формасын да алган. Карап, сокланып туймассың. Ә инде тамаша залында гаҗәеп үзенчәлекле итеп, фантазияне эшкә җигеп ясалган чәчәк бәйләмнәре күзләрне камаштыра. Болар “Татарстан бәйләме” күргәзмәсе өчен эшләнгән.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге әлеге чарада җәмәгать кабул итүе дә оештырды. Анда халыкка төрле мәгълүматлар тупланган буклетлар таратылды. Һәр кеше үзен борчыган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәрен, фикерләрен, сорауларын  язма рәвештә җәмәгать кабул итүе палаткасында калдыра алды.

Партия үткәргән бу җыенның асылы да бит шуннан гыйбарәт: биредә халык җирле мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша, авыллар һәм район үсеше планнарына үз тәкъдимнәрен кертә ала. Әлеге тәкъдимнәр алга таба “Бердәм Россия” нең киләсе биш елда парламент эшчәнлегендә файдалану программасында урын алачак.

 

Сайлау алды кампаниясе чорында халык җыеннары – җәмгыять белән власть арасындагы диалогның бер төре. Монда сайлаучыларга Татарстан Дәүләт Советына партиядән тәкъдим ителгән кандидатлар белән һәм “Бердәм Россия” программасы белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге тудырыла.

Бу халык җыены гадәти җыеннардан аермалы. Биредә җитди сөйләшү трибунасы да эшләде, күңелле җырлар белән үрелеп бәйрәм рухы да хөкем сөрде.

Иң элек сүз район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең район җирле бүлеге секретаре Фердинат Дәүләтшинга бирелде.

–Бүген бу чарада районыбызның барлык авыл җирлекләреннән вәкилләр катнаша. Биредә ачыктан-ачык сөйләшү, аралашу булыр дип ышанам. Сорау-тәкъдимнәрегезне  микрофон аша да әйтә, язмача да тапшыра аласыз, диде Фердинат Мидхәтович. Аннан соң ул  районыбызның бүгенге икътисадый хәле белән кыскача таныштырып үтте:

–Узган ел районда 3 миллиард 707 миллион сумлык  товар җитештерелде. Бу республиканың авыл районнары арасында иң югары күрсәткеч иде. Соңгы 5 елда авыл хуҗалыгында без шул югарылыкны саклыйбыз. Мин бүген залда утырган, терлекчелектә, игенчелектә хезмәт куйган әлкилеләргә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм.Гомумән, район һәр яктан үсештә. Соңгы елларда юл төзелеше буенча  зур күләмдә эшләр башкарыла. Без бүген “Алексеевскдорстрой” җитәкчесе Фоат Вәлиевка, аның коллективына зур рәхмәтле,–диде район башлыгы.

Халык моны хуплап кул чапты.

Фердинат Дәүләтшин 14 сентябрьдә үтәсе парламент сайлауларына тукталды. Сайлауларда җиде сәяси партия катнашачагын, моннан тыш, безнең районны үз эченә алган 44 нче  бер мандатлы Алексеевск сайлау округы буенча депутатлыкка биш кандидат теркәлүен әйтеп үтте.

Менә халык алдына Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм алдагы чакырылышта республика парламентына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиев чыкты.

 

Халык җызеныннан күбрәк фотоларны безнең группада карый аласыз.

http://vk.com/album-64690122_201406150

 

–Узган сайлауларда сез, әлкилеләр, мине  иң күп тавыш биреп Дәүләт Советына депутат итеп сайлаган идегез. Мин сезнең ышанычны аклап эшләргә тырыштым. Ышандырганнарымны үтәдем дип уйлыйм. Эш бүлмәм һәрчак һәркемгә ачык булды. Мөрәҗәгать итүчеләргә булдыра алганча ярдәм иттем,–диде ул. –Безнең коллективта  мең ярым кеше эшли. Шуларның 250 се әлкилеләр. Башкарган эшләребез күз алдыгызда. Сезгә чагыштыру өчен бер генә сан китерәм. Республика районнарына юллар төзелешенә барысы 18 миллиард сум акча бүлеп бирелсә, шуның 920 миллион сумы Әлкидә юллар һәм күперләр салуга тотылды.

Фоат Вәлиевич алдагы планнары белән дә таныштырып үтте:

–Бүген районда Яңа Сихтермә, Яңа Әнҗерә, Йолдыз, Иске Тумба, Катюшино кебек кечкенә авыллар гына асфальт юлсыз. Анада да безнең халык яши. Алдагы ике-өч елда ул авылларны да каты түшәмәле юллы итәрбез,–диде.

Инде халык җыенының сораулар, тәкъдимнәр өлешенә җиттек.

Базарлы Матак автоном мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова:

–Фоат Вәлиевич, без сезнең ярдәмне һәрчак тоеп яшибез, шуңа олы рәхмәтләремне җиткерәм,–дип башлады сүзен. –Депутатлыкка кандидат буларак минем Сезгә бер наказым бар иде. Соңгы елларда республикада мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы эшли. Хөкүмәтебез алдында ремонт юнәлешләрен арттыру мәсьәләсен  күтәрсәгез иде. Мәктәпләр ремонтына  сигез төр төзекләндерү кертелгән. Шуларга уку йортлары биналарының идәннәрен алмаштыру, спорт залларын ремонтлау кебекләрен дә өстисе иде.

Фоат Вәлиевич бу тәкъдим буенча эшләячәгенә ышандырды.

Алпар мәктәбе директоры Наилә Гарипованың мөрәҗәгате дә  уку йортлары биналарын ремонтлауга кагылышлы булды.

–2013 елда безнең мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Әмма акча җитмәү сәбәпле күп кенә эшләр башкарылмый калды. Шуларны  кузгатуда ярдәм итә алмассызмы икән?–диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net