Чуаш Кичүендә икеләтә бәйрәм
Белем көне – дулкынландыргыч бәйрәм. Ул һәркемгә, һәр гаиләгә якын. Ә Чуаш Кичүе укучылары һәм укытучылары, ата-аналары өчен бу икеләтә бәйрәм булды – мәктәп капиталь ремонттан соң өр-яңа булып уку елын башлады.
–Узган ел мәктәбебезгә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин килгәч “сезнең бинага ремонт кирәк”, дигән иде. Җитәкченең бу сүзләренә без зур өметләр багладык. Һәм чыннан да мәктәбебез республиканың капиталь ремонт программасына кертелде,–дип сөйләде Белем көненә һәм яңартылган мәктәпнең ачылуына багышланган тантаналы линейкада директор Фәния Зәйдуллина. –Төзекләндерү эшләре кыш азагында ук башланып, җәй буе бездә хезмәт кайнады. Тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, җылылык, электр системалары үзгәртеп корылды, түшәм-стеналар эшләнде, идәннәргә чаклы яңартылды. Ашханә, спортзал танымаслык үзгәреш кичерде. Инде мәктәп диварлары тышкы яктан җылытылып, матур итеп тышлана башлады. Күрегез, мәктәбебез безне Белем көнендә нинди күркәм булып каршы алды!
Районда 246 бала беренче тапкыр парта арасына утырды. Былтыр беренче сыйныфка 180 бала кергән иде.
320 урынга исәпләнгән Чуаш Кичүе мәктәбе бинасы 1987 елда файдалануга тапшырылган. Моннан 13 ел элек мәктәпкә район көче белән күпмедер ремонт ясалган булган. Ә быел ул 20-30 елларга җитәрлек итеп, ныклап торып ремонтланды. Төзекләндерү эшләрен “Строитель и К” егетләре башкарды. Бүген Рәшит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге әлеге төзелеш оешмасы ремонт эшләрен югары сыйфатлы итеп һәм оптималь срокларда башкаруы белән танылды.
Чуаш Кичүе мәктәбендә быел 86 бала белем алачак (былтыр 97, 2012 дә 114 бала булган). Ә беренче сыйныфка 11 бала килә. Укытучы апалары Гөлнара Вәлиева аларны белем дөньясына алып керер, укырга-язарга гына түгел, яхшыны яманнан аерырга өйрәтер, кешелеклелек, тәрбиялелек сабаклары бирер.
Район мәгариф идарәсе үткәргән бәйгедә Чуаш Кичүе мәктәп яны участогы иң яхшы дип танылган. Чынлап та, аларның бакчалары чәчәкләргә күмелеп утыра, яшелчәләре ишелеп уңа, һәр җирдә чисталык-пөхтәлек. Балаларга белем бирү сыйфаты буенча мәктәп өченче урында. Гомумән, Чуаш Кичүе мәктәбе гомер-гомергә ныклы белем бирүче көчле укытучылары, сәләтле, тырыш укучылары белән дан тота.
Белем көненә багышланган тантанада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты. Мәктәп коллективын һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән котлап, ул балаларга белем нигезләрен ныклап үзләштерүләрен, ә педагогларга заманга лаеклы укучылар тәрбияләүләрен теләде.
–Биредә бердәм педагогик коллектив эшли. Ял вакыты булуга карамастан, алар җәй буе ремонт эшләрендә төзүчеләргә ярдәм иттеләр. Шулай аңлашып эшләвегез өчен сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм,–диде ул һәм коллективка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Тантанада мәктәптә эшләп киткән ветеран педагоглар хөрмәтләнде, узган уку елында иң яхшы өлгереш күрсәткән укучылар билгеләп үтелде. “Строитель и К” җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин:
–Яңартылган мәктәптә белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Бу уку йорты һәрчак балалар тавышыннан гөрләп торсын. Сәламәт булыгыз, тырышып укыгыз,–дип теләкләрен җиткерде.
Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закирова үзе дә озак еллар шушы мәктәптә белем биргән кеше. Беренче сыйныфка баручыларга бүләкләрен тапшырып, фатихасын биргәндә ул:
–Белемле, тәүфыйклы, бердәм булыгыз,– дип кат-кат әйтте. Амин, шулай булсын.