Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2016

Казан аркылы үтүче «Ефәк юл» французларны ник телсез калдырган?

0

Мәскәүдә, мәгълүм булганча, 8 июльдә Кызыл мәйданнан «Ефәк юлы» автораллие старт алды. Әлеге чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автоузышның бик катлаулы һәм бик мавыктыргыч булачагын әйткән. Кызык маҗаралар Татарстан чигендә үк башланган.

Күршебез Чувашия тарафыннан Татарстан җиренә беренче булып «очып» килеп кергән экипажны автоинспекция патруле туктаткан. Франция спортчылары каушап-куркып калганнар хәтта. Автораллиның куркынычсызлык хезмәте белән телефоннан сөйләшеп алганнан соң гына машиналарыннан чыкканнар. Каршыларында милли киемнәрдәге гүзәл кызлар пәйда булып, чәк-чәк белән сыйлагач, французлар, гомумән, телсез калган. Спортчылар үзләрен Татарстан чигендә театраль тамаша белән зурлап каршы алачаклары турында белмәгәннәр.

Мәскәү–Пекин «Ефәк юлы» автораллие 10735 чакрымны тәшкил итә. Трасса Россия, Казахстан һәм Кытай буенча сузылган. Автоузышта 40 илдән 140 экипаж көч сынаша. Алар арасында «КАМАЗ-Мастер» командасыннан «Дакар» чемпионнары Айрат Мәрдиев, шулай ук танылган чемпионнар: Стефан Петерансель, Сириль Депре, Себастьен Леб та бар.



– Татарстан Президентына, республика хөкүмәтенә рәхмәт! – ди «КАМАЗ-Мастер» пилоты Владимир Чагин. – Чит илләрдә спорт бәйгеләрендә еш булам. Татарстанда, Казанда спорт чараларын оештыру халык­ара дәрәҗәдә, авторалли этабын кабул итү дә яхшы оештырылган. «Ефәк юлы» – чын мәгънәсендә дуслык күпере. Без кырык ил спортчылары бергәләшеп озын юлга чыктык, финишка барып җитү – үзе җиңү.
– Казанда минем әле беренче мәртәбә генә булуым. Казанны бик ошаттым! Юл озын, спортчыларга төрле хәлләргә әзер булып торыр­га кирәк, шул исәптән техникага да. Казансу ярындагы комлыктагы ике чакрым зур ара түгел, ләкин анда күп нәрсә югалтырга мөмкин, – диде Люк Альфон.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов командаларның һәммәсенә дә бердәй уңышлар теләде. Франция автоспортчысы Люк Альфон республикабызда күрсәтелгән кунакчыллыкка нык тәэсирләнгән. Ул матбугат конференциясеннән соң да миңа кул биреп, күрешеп: «Татарстан бик әйбәт! Татарстан гаҗәеп! Рәхмәт!» – дип, матур кичерешләрен уртаклашырга ашыкты. Мин дә аңа рәхмәтенә рәхмәт әйтеп, хәерле юл теләп калдым.

Экипажлар Чаллы шә­һәренә кадәрге юлда Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары аша да узарга тиешләр иде. Балык Бистәсендәге Ямаш авылы тавында 10 июльдә спортчыларны йөзләгән кеше көтте. Кызганыч, тарихи мизгелләр булмады, яңгыр кыр юлларын йомшартып бетергәнлектән, спорт машиналары автотрассадан гына җилдергән. Экипажлар Уфадан соң 11 июльдә Кустанай шәһәренә барып җитте.



Казахстанда маршрут Астана, Балхаш һәм Алма-Ата аша уза. Кытайда ралли 16 июльдән дәвам итә. Экипажлар Боро-Талыдан кузгалып китеп, Гоби чүлен һәм Алашань комлыгын кичәчәк. Урумчи шәһәренә кадәрге 905 чак­рымлы иң озын ара булачак ул. Авторалли 24 июльдә Пекин шәһәренең үзәк Тяньаньмэнь мәйданында тәмамлана.

«Ефәк юлы» автораллие беренче мәртәбә 2009 елда үткәрелгән иде. 2014-2015 елларда узышлар оештырылмады. 2009 елдагы узышта экипажлар Россия, Казахстан һәм Төрекмәнстан аша узды, ә калган елларда бәйге Россиядә генә барды. «Газпром» акционерлык җәмгыяте финанс ярдәмендә быел авторалли Пекин шәһәрен дә колачлый.

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/16211-kazan-arkyilyi-&






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net