Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2016

8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

0
Бүгенге бәйрәмдә Россиядә озак еллар тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлаучы үрнәк гаиләләр хөрмәтләнә … Әмма бу язмам озак еллар тигез гаилә булып яшәү бәхетен татырга насыйп булмаган кеше турында.
 
Фәния Гатауллина үзе Карамалы авылыннан. Түбән Камада фельдшерлыкка укып районга кайткач, аны Каргага эшкә җибәрәләр. 
Берсендә шулай зәңгәр күзле, озын буйлы агроном егет Рәфис, әллә юл уңае булып, әллә башка сәбәп табып, фельдшерны район үзәгенә алып бара. Аннан соң аның эшләре беткәнне шактый озак көтеп тора… Шулай итеп яшьләр арасында җылы мөнәсәбәт урнаша. Озакламый гөрләтеп туй итәләр.
Гатауллиннар 1978 елда өйләнешә, ә 11 елдан соң гаилә башлыгын “Кызыл Байрак” совхозына директор итеп куялар. Моңа кадәр бу вазыйфада эшләгән Хәлим Сафин КПСС райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Фәния,  иренең хезмәт баскычыннан югары күтәрелүеннән бигрәк, үзенең туган авылына кайтуларына сөенеп туя алмый.  Хезмәтен дә алыштырырга туры килми – авылда фельдшер урыны буш икән. 
– Карамалыда халык саны азрак. Әмма юлсызлык проблемасы үзәккә үтте. Авылдан  трассага кадәр 5 чакрым араны язгы-көзге пычракларда К-700 тракторында гына узып була иде,–дип искә ала ул елларны Фәния апа. –Авыл хатыннары бит иркәләнергә өйрәнмәгән, аларның йорт тулы терлеге, кош-корты. Авырлы хатыннарны 1-2 көн алданрак бәби табу бүлегенә җибәрү мөмкин булмастай хәл иде. Ә тулгак еш кына нәкъ менә юлсыз вакытта, әле тагын төнлә башлана.
Авыл фельдшерына дүрт бәбине өй шартларында кабул итәргә туры килә. Мондый очраклар өчен “начальство” баштан сыйпамый, кисәтүләр ясыйлар. Җыелышларда орышсалар да, авыл фельдшерының катлаулы эш шартларын аңлыйлар, авырлы хатынга квалификацияле ярдәм күрсәткән, сәламәт бала кабул иткән өчен мактыйлар.
–Оештыру-методика  бүлегендәге Валентина Афанасьева миңа эштә бигрәк тә булышты. Гел акыллы, эшлекле киңәшләре белән ярдәм итә иде,–ди Фәния апа. 
Карамалыда алар алты ел яшиләр. Алдынгы совхозда позицияләрне сакларга, авыл халкының тормышын тагын да яхшырак итү өчен тырышырга кирәк була. Яшь директор кешеләрнең ихтыяҗларына бик игътибарлы була. Рәфис Илһам улы җитәкчелек иткән чорда совхозда эшчеләр өчен 22 өй төзиләр. 
– Совхоз директоры хатыны булу – бик җаваплы. Йорттан-йортка авырулар янына йөргәндә күпләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең  проблемаларын беләсең. Булдыра алганнарын үзем дә хәл итә идем (ялгызларга яңа сауган сөт кертәм, кибеттән кирәкле әйберләрен алам), калган мәсьәләләр буенча Рәфискә мөрәҗәгать итәм,–дип хәтерен яңарта әңгәмәдәшем.
1996 елда кабат Каргага кайталар, ире  баш агроном булып эшли башлый. Авылда инде башка фельдшер эшләгәнгә, Фәния апага мәктәп ашханәсенә ашчы булып урнашырга туры килә. Шунда ул лаеклы ялга кадәр хезмәт куя.
–Соңгы елларда Рәфиснең кан басымы бик югары булды. Мин булдыра алганча дәваладым, ә хастаханәгә ятудан ул катгый рәвештә баш тартты. Әле туган авылында йорт сала башлады,–ди Фәния апа. 
Бәхет тәрәзәдән карый, ә бәла ишек кага, диләр. 1998 елның декабрендә Рәфис Илһамович отпускыга җыена – соңгы вакытта арыганлыкка зарлана. Менә 24 ендә семинар үткәрәсе дә… Семинардан кайткач аның хәле кисәк авыраеп китә. Медик-хатынының тәҗел чаралар күрүенә карамастан, “ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче ул вафат була. Нишлисең, әҗәлдән дару юк шул. 
Фәния апага толлык язмышының авырлыкларын шактый татырга туры килә. Өйләре яңа да, ни капкасы, ни коймасы, ни мунчасы юк. Зәңгәр ягулык та ул елны алар урамына килеп җитми. Ташкүмер ягалар, өй салкын… Бер бүлмәне җылытып, шунда яшәп торалар. Авыр вакытта ике балалы хатынны ярдәмсез калдырмаган күршеләре Ринат һәм Рәхилә Гафиятуллиннарга, Фәрит һәм Мәдинә Хөсәеновларга Фәния апа бик рәхмәтле. Якташлары депутат Фоат Вәлиевкә дә рәхмәтнең олысы – ул кече кызы Римманы төзелеш академиясендә укытырга ярдәм итә. 
– Караңгы вакытлар узды. Күңел ачып, рәхәтлек эзләп йөрмәдем, зур хәсрәт кенә бирмәсен Ходай дидем,–ди бүген Фәния апа. 
Аның ике кызы да югары белем алдылар, кияүгә чыктылар, оныклар бүләк иттеләр. Ире салып калдырган йорт бүген чәчәкләргә күмелеп утыра. Язмышына килешеп, көндәлек эш-мәшәкатьләр белән мавыгып яши ул.  Алай да бик еш кулына Рәфисенең – тормышындагы бердәнбер ир-атның фотосын алып күкрәгенә кыса, үткәннәрне хәтерендә яңартып күз яшьләрен сөртә. 
Толлык ачысын татыган дистәләрчә, йөзләрчә хатын-кыз әнә шулай сөйгәннәренә тугрылык саклап, зарланмый-сыкранмый тормыш юлыннан ялгыз атлыйлар. Аларны Сабантуй мәйданында хөрмәтләмиләр, бәйрәмнәрдә искә алмыйлар. Ә бит әти кешедән мәхрүм калган күп гаиләләр нәкъ менә Фәния Зәйнулловна кебек беренче карашка нәфис, көчсез күренгән, әмма үзәге нык  ханымнар җилкәсендә тора.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net