Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2016

Дусларга — парлама!

0

Кирәк:

-  700 г чамасы ит. Без сөякле сарык ите, казның баш-аягын, бүтәкәсен кулландык. 
- 7-8 бәрәңге;
- 2-3 баш суган (суган күбрәк булган саен яхшы);
- 1 кишер;
- 1-2 помидор;
- 1 баллы борыч;
-  4-5 тырнак сарымсак;
-  аз гына лимон суты (мәҗбүри түгел);
-  тәменчә тоз-борыч.

Парламаны учакта пешерү өчен махсус торбасы кирәк булачак. Сатуда күренми, алтын куллы ир-ат ясап бирсә генә. Озынлыгы 50-60 см, диаметры 25-30 см булган калынрак торба кисәгеннән гыйбарәт ул. Эчке ягында урта сызык буйлап ике якка тимер «угольник» ябыштырылган. Таба шу­ларга шудырып кертелә.
Таба дигәч тә, анысы да түгәрәк таба тү­гел. Парлама торбасына сыешлы итеп калайдан ясалган махсус таба. Торба­ның бер башы бөтенләй томаланган, икенче башында уртада тар гына капкач ясалган. Торба эченә 4-5 л су салына. Учак өстендәге аркылы ти­мергә элеп кую өчен элмәкләре бар. Ә инде рецептны бүген үк сынап карарга теләүчеләр әлегә аны целлофан «җиңгә» тыгып, духовкада пешереп карасыннар.


Эш барышы: 

Итне юып, эрерәк кисәкләргә турыйбыз да, таба төбенә тезеп чыгабыз. Аннары ит өстенә тәгәрмәчләп туралган бәрәңге тезәбез. Бәрәңге өстенә суган боҗралары салабыз.

Эререк итеп туралган помидор белән борычны да табага «озатабыз». Инде чират кишергә – анысын ярымтәгәрмәчләп турыйбыз. Сарымсакны исә башта тактага салып пычак яны белән изәбез. Шулай итсәң, кабыгын әрчү җайлы аның. Аннары инде урталай гына ярып, башкалар янына кушабыз. Тәменчә тоз-борыч сибәбез.

Лимонны урталай ярып, бер яртысының сутын бәрәңге өстенә сыгабыз. Теләгән кеше башка төрле тәмләткечләр дә куша ала.

Инде бакчага чыгып, учак ягып җибәрик. Безгә аның күмере төшкәнен көтәсе юк. Торба эченә 4-5 л су салырга да онытмыйбыз. Бу ризык парда пешә, шуңа күрә аңа май да салынмый. Исеме дә юкка гына парлама түгел! Табаны тыгып, капкачын ябабыз да, торбаны учак өстенә элеп куябыз. Эчендәге су кайнап чыкканчы, ялкыны куәтле кирәк, аннары инде утыннарны кырый­гарак күчереп, талгын гына утта пешереп бетерәбез. Парлама 2 сәгать пешә. Аңынчы башка эшлә­ре­гезне карарга да өлгерәсез әле.

Ашларыгыз тәмле, җәйләрегез ямьле булсын!






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net