Хезмәт хакын вакытында түләмәсәң...
Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре РФ Хезмәт законы таләпләре үтәлеше буенча бер граждан мөрәҗәгате нигезендә, шәһәр читендәге бер спорт үзәген тикшерде. Биредә закон нигезендә эштән китүчегә хезмәт килешүе буенча хезмәт хакы үз вакытында, ягъни эштән киткән көндә бирелмәве ачыклана. Хәзерге вакытта спорт үзәге җитәкчесен РФ Административ хокук бозулар кодексы 5.27 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә админстратив җаваплылыкка тарту турында карар республика дәүләт хезмәт инспекциясе каравына җибәрелде. Алга таба җитәкчегә хезмәт законын бозуга юл куймауга кисәтү ясалды.
