Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2016

Һәр карыштан гүзәллек ага (фотолар)

0

Матурлыкны һәр җирдән табарга була. Тик аны күрә белергә генә кирәк. Буш вакытларын яраткан шөгыленә багышлаган, иҗади шөгыльләнүче кешеләр районыбызда да шактый.

 Йорт тирәсендә аунап яткан иске, ташландык әйберләрдән менә дигән фигуралар ясап, могҗизалар тудыручы кешеләр бик күп безнең арабызда. Сүзем Балык Бистәсендә яшәп, әйләнә тирәсен гүзәллеккә төрүче Алевтина Подгорнова, Гүзәлия белән Илнур Галиевлар турында.

Иҗатына күңел омтыла

Сүземне матурлыкны үз куллары белән тудыручы Алевтина ападан башлыйм. Чыгышы белән ул Брынка авылыннан. Авыл Әшнәк елгасы буенда урнашкан булган. Тора-бара авыл юкка чыккан, анда яшәүчеләр район үзәгенә, шәһәрләргә күчеп киткәннәр. Һәр елны бирегә Алевтина апа нәселеннән 200 гә якын кеше җыела. Өстәлләр җәеп, чәй эчәләр, аралашалар. Биредә туганнар  күптән түгел җыелышып авыл истәлегенә 3,5 тонналы  һәйкәл  куйганнар. 
 
Алевтина апаның капкасы төбеннән үк әкият дөньясы башлана. Урындыкта ире Дмитрий белән иҗат иткән  «бабай» утырып тора. Мәче коймага үрмәли. Чын җан ияләре, дип ымсынып куясың. “Кергән кеше бабай белән исәнләшә, курчак икәнен белгәч көлеп җибәрәләр”,–ди хуҗа. Капкага эленгән иске машина көпчәгендә чәчәкләр үсеп утыра. Гап-гади агач бүкәнгә күзләр, борын, мыеклар ясап башына табак кидереп куйгач, әкият героена охшап калган. Иске кроссовкалар да чүплеккә ташланмаган, эшкә яраган. Янәшәдә георгин чәчәкләре үсеп утыра. Чәчәкләр капка төбеннән ишек алдында дәвам итәләр. Нинди генә төрләре юк аларның. Ишек төбендә чучка баласы каршы алды. Тотып карагач кына пластмасса бутылкадан ясалганлыгын аңладым. Чәчәк чүлмәген элгән кәрҗинне хуҗабикә үзе үргән. Болытлы көннәрдә дә ишек катына элеп куелган кояш елмаеп тора. Йортка үтеп кергәч тә гаҗәпләнүдән туктамыйсың. Бәйләнгән, чигелгән кул эшләре күз явын алырлык. Төрле формада эшләнгән, матур итеп бизәлгән чәчәкләр вазасы гына да ни тора! Кибеттән мондыйларны сатып ала алмыйсың. Стенада үрмәкүч белән пәрәвезле макраме, ишек өсләрендә дә шундый ук бәйләнмә. Бакчада үскән лагенария-кыярны образга керткән. Аннан елан ясап суыткыч өстенә торбага элеп куйган. Заманында Алевтина апаның әнисе дә оста тегүче булган. 30-40 ел элек ул чигеп ясаган картиналар әле дә өр-яңа кебек, Алевтина апа өенең стенасында урын алган алар. Кул эшләренә осталык әнисеннән күчкәндер аңа. Брынка авылы урынында һәр елны үткәрелгән Тройца бәйрәме алардан башка узмый икән. Язма героем төрле образлар уйлап табып, күлмәкләр тегеп килә бирегә. Быел алар рус халык күлмәкләреннән килгәннәр. Сарафан, блузка, тасмаларны Алевтина апа үзе теккән. “Бәйләргә, тегәргә бик яраттым. Эшләнмәләрнең күбесен бүләк итә идем. Хәзер күзләрем дә күреп бетерми, бәйли алмыйм. Күңелгә килгән фантазияне фигуралар ясаганда кулланам”,–ди ул. 
 
“Матурлык өләшүче куллар”
 
Матурлык тудыручыларның тагын берсе Балык Бистәсендә гомер итүче Гүзәлия белән Илнур Галиевлар. Аларның осталыгы, күңел матурлыгы нәтиҗәсе- бистәнең күркенә әйләнгән гүзәллек почмагы. Җәй буе райондашларның игътибарын үзенә җәлеп итеп, күңелләрен күтәреп, сокландырып тора. Мондый матурлыкны булдыру өчен алар күпме сәләтләрен, көчләрен куйганнар!? Тоз күленә барып, андагы матурлыкны күреп кайтканнан соң, аларда да “матурлык почмагы” ясап кую теләге туа. Иң беренче эш итеп бакчада беседка ясарга уйлыйлар. Гел чәчәкләргә күмелеп утырган урында бакчаны тулыландырып талдан үреп ясап куялар аны. Машинаның яраксыз көпчәкләрен бер дә әрәм итмәгәннәр. Беседка каршына пар аккошлар, аның янәшәсендә төрле төсләргә буяп әллә ничә төрле чәчәк савытлары ясап куйганнар алардан. Капка башында талдан үрелгән кәрҗиндә утырган пар торналары гына да ни тора. Алар капка төбен,  ишегалдын чәчәкләр композициясенә әверелдергәннәр. “Теләк кенә кирәк, калганын кул эшли”,–ди алар. 
 
Берничә ел элек районда үткәрелгән “Матурлык тудыручылар” конкурсында беренче урынны биргәннәр аларга. Райондашлар аларның иҗат җимешләренә сокланалар, хәтта беседканың сызымын сорап килүчеләр  дә булган. 
 
Чәчәкләрне, гөлләрне Гүзәлия апа гына түгел, балалары да бик ярата икән. Ярату бер хәл, аны үстерә дә белергә кирәк бит. Малайлары көпчәктән нинди матур эшләнмәләр күрә, үзе дә шуны булдырырга тырыша. Казан шәһәрендә укытучы булып эшләүче кызлары мәктәп бүлмәләрен гөлләргә күмгән. Мәктәп ишек алдына да күптөрле матур чәчәкләр утырткан. Әйе шул, үз куллары белән матурлык тудыра, осталыкларын башкалар белән дә бүлешеп, дөньяны тагын да матуррак итә бу гаилә. Булганнан бар да була, дигәндәй Галиевлар гаиләсе бик күп җир җиләге үстерә. Алардан төрле кайнатмалар ясый. Урман- болыннарда җир җиләге дә җыярга яраталар икән. 
 
Һәрберебез матурлыкка омтыла. Ә аны тормышка ашыручылар күп түгел. Юк-юк та очраштыргалап торалар. Алевтина Подгорнова Тюрина, Гүзәлия һәм Илнур Галиевлар кебекләр. Әйләнә-тирәләрендә үзләре һәм кешеләр өчен шундый матурлык тудыручыларга ирексездән рәхмәт әйтәсе килә. 
                
 
 
Гөлназ Зарипова.
 
Автор фотолары.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net