Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2016

Премия язуның да тәртибе бар

0

Коррупциягә каршы район комиссиясе утырышында җитәкчеләр эшендә аеруча еш күзәтелә торган закон бозу очраклары аталды.

Утырышны  коррупциягә каршы комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Җәләлов коррупция юнәлешендәге җинаятьләр хакында чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, дәүләт оешмаларын тикшергәндә еш кына җитәкчеләрнең үз-үзләренә премия язуы кебек бозуларны ачыкларга туры килә. Закон нигезендә җитәкчегә премияне аның турыдан-туры җитәкчесе генә бирә ала.

Армиягә чакыру барышында коррупциягә каршы законның үтәлеше хакында бәян итеп, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев:

– Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе составына төрле җәмәгать оешмалары вәкилләрен кертергә тырышабыз. Ата-аналарны да комиссия эше белән таныштырып торабыз. Гомумән, хәрби хезмәткә чакыруны мөмкин кадәр ачык, үтә күренмәле оештырабыз,–дип билгеләп үтте.

Торак төзелеше өчен җир бирүдәге проблемалар турында комиссия әгъзалары алдында район Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Петров сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, өй салу өчен җир кишәрлеге алган кайбер кешеләр еллар буе әлеге урында бернинди төзелеш эшләре алып бармыйлар. Ә закон нигезендә,  өч ел дәвамында файдаланылмаган участок кире алынырга тиеш. Мәгълүм ки, җирне рәсмиләштерү өчен кеше байтак акча сарыф иткән була. Моңа кадәр андыйларның хәленә керергә тырышканнар. “Хәзер бу мәсьәлә бик җитди куела. Авыр хәлдә калмас өчен, җир алган кеше аны билгеләнгән срокта тиешенчә файдалансын иде”,–ди Владимир Петров.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Салават Рахманкулов соңгы вакытларда кабул ителгән рәсми документлар белән таныштырды.

Утырышта шулай ук район прокуроры Руслан Гыйзәтов чыгыш ясады. Йомгаклау сүзендә Александр Никошин:

–Районда  коррупция юнәлешендәге  бозуларга урын калмасын өчен һәркем үз эшен җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарырга, законсызлык очракларына юл куймаска тиеш,–дип билгеләп үтте.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net