Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2016

Артистлар ничә көн ураза тоткан?

0

Бер ай буе милләттәшләребез, шул исәптән эстраданың кайбер популяр артистлары да ураза тотты. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларны кабул кылсын, рамазан ае савапларын күрергә язсын, Амин!

Ландыш Нигъмәтҗанова: "Ай буе ук булмаса да, быел ураза тоттым. Беренче тапкыр түгел, алдагы елларда да тотканым булды, Аллага шөкер".
 
ИлГәрәй: "Быел ураза тотып булмады, кызганыч. Тормыш иптәшем бала имезә, төпчек кызыбызга 1 генә яшь әле. Ә мин 2010 елда үт куыгын алдырдым, таш таптылар. Шуңа күрә 4 сәгать саен бераз ашап торырга кирәк. Алла боерса, ныгыгач тотарбыз, исәнлек кенә булсын!"
 
Лилия Муллагалиева: "7 июльдә кечкенә улыбыз Ильяска 2 ай була, Алла теләсә. Аны имезгәч, ураза тота алмадым. Әмма башка елларда тотканым булды".
 
Илсөя Бәдретдинова: "Гел юлда йөрү сәбәпле, ураза тота алмадым. Туганнарыма килгәндә, авылда апаның кызы тотты. Олы апам шеф-повар булып эшли, ризыкны кабып карамыйча кешегә бирә алмый, уртанчы апам чирли, әти урын өстендә. Ләкин киләсе елларда тотарга исәп бар, Алла боерса".
 
Зәйнәб Фәрхетдинова: "Минем дә, Зөфәрнең дә күп еллар элек үк ураза тотканыбыз булды. Быел бер генә атна тота алдым, башка мөмкинлегем булмады. Монысына да бик шатландым, Аллага шөкер! Уразаны тотсаң, бөтен кануннарына туры китереп тотарга кирәктер дип уйлыйм".
 
Рәсим Фасыйхов: "Мин инде икенче ел ураза тотам. Армиядә шулай ук 3 көн тоткан идем. Быел әтием, җизни, хәтта минем тормыш иптәшем дә ураза тотты, Аллага шөкер!"
 
Рамил Закиров: "Мин өченче ел рәттән, ә бертуган апам ел да ураза тота. Ай буе булмаса да, атна-ун көн тоттым, Аллага шөкер".
 
ИлСаф: "Уразаны тулысынча тоттым дисәм дә була. Бер генә көне калды, Белорусиянең Минск шәһәренә Сабан туенда катнашырга туры килде. Анда сәхәр ашау мөмкинлеге булмады. Әмма тотып бетерәчәкмен, Алла теләсә. Уразаны шактый күптән, якынча ун еллап тотам".
 
Илдар Әхмәтов: "Карт әби тота иде, аның да сәламәтлеге какшады хәзер. Үземнең тотасы килеп йөри, кереп китеп булмый. Быел печән эше дә каты булды".
 
Гүзәл Уразова: "Беренче елым гына түгел, башка елларда да ураза тотканым булды. Ел да мөмкин кадәр тотарга тырышам".
 
 
 
 
Салават Миңнеханов: "5 еллап инде ураза тотам, Аллага шөкер. Гүзәлемнең уразага кергәне юк, әмма әкренләп моңа таба килә, киенү рәвешен дә үзгәртә башлады. Быел Азнакай шәһәрендә Гүзәлемнең әнисе белән ифтар уздырдык. Барлык кылган эшләребез кабул булсын, Амин!"
 
Ринат Рахматуллин: "Гаиләбездә әнкәйдән кала ураза тотучылар булмады. Әнкәй дә олыгайды инде хәзер. Кызганыч, үзебез ураза тотмадык".
 
Алсу Фазлыева: "Азат быел ун көнгә якын тотты, мин бер генә көн ураза тота алдым. Балаларга ашарга әзерләп торгач, җае чыкмады. Әмма ураза тоту миңа ошады, киләсе елларда күбрәк тотып карарга исәп, Алла теләсә".
 
Люция Мусина: "Узган елларда ураза тота идем, быел, кызганычка каршы, бер көн дә тотып булмады".
 
Айрат Ильясов: "Тормыш иптәшем Ләйсән – 3 көн, ә мин ай уртасына кадәр ураза тоттым. Юлда булу сәбәпле, берничә көнем калды. Мин быел беренче тапкыр уразада булдым. Хәер, балачакта да тотканым исемдә".
 
Зөлфәт Фәхретдинов: "Әни берничә көн ураза тотты. Тормыш иптәшем бала ашата, шуңа күрә әлегә тота алмый. Мин исә отпускта авылда өй ремонтлап йөрдем".
 
Нияз Җәләлов: "Өч ел дәвамында бер көн калдырмыйча ураза тотам, Аллага шөкер".
 
 





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net