Зәйдә егетләр пляж волейболында ярышты
29 июньдә пляж волейболы буенча ир-атлар командалары арасында шәһәр беренчелегенә уеннар төгәлләнде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 35 яшькә кадәр булганнар арасында Куприянов-Хафизов – I, Галләмов-Кольгин – II, Петров –Москов командасы III урында; 35 яшьтән өлкәннәрдән беренчелек - Конюхов-Сапаевта, икенчедә - Токмашев-Шәрәфиев, өченче урында Федоров-Вяльшин.
