Зәйдә шикәр чөгендереннән мул уңыш көтелә
Зәйлеләр шикәр чөгендере үсешен даими контрольдә тота. Зәй шикәр заводы лабораториясендә тикшереп каралган тамыразык 1 июльгә уртача 90 грамм тәшкил иткән. Ә 20 июльдән соң завод лабораториясендә чөгендернең шикәрлелеге дә даими тикшереп торылачак. Бу алгы көннәргә эш планын билгеләү максатын күздә тотып башкарыла.
