Зәй сөт җитештерү буенча республикада – 17нче урында
Татарстан буенча Зәй районы сөт җитештерүдә 17нче урынны тота. Бер тәүлектә 75,2 тонна сөт савып алуга ирешелә. Бу - бер сыерга уртача 17 киллограм дигән сүз. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, җитештерү 102 процент тәшкил итә. Июнь аенда барлыгы 2123 тонна сөт сатылган, шуның 908 тоннасы -югары сортлы.
