Әлки районы гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә керткән өлеше өчен гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Түбән Колчурино авылында яшәүче Сергей Рыжковның гаилә фермасы – бүген иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Рыжковлар 20 баш савым сыеры асрыйлар. Елның беренче яртысында алар 36 тонна сөт җитештергән.
Хәзер көн саен 380-400 литр сөт савып саталар. Рыжковларның 100 терлеккә исәпләнгән яңа ферма бинасы өлгереп килә.
