Бүген явым-төшем көтелми
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 6 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Төнге сәгатьләрдә урыны белән яуган яңгырлар көндез кабатланмый. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.
Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә Татарстанда – 22-27, Зәйдә – 23-25 градус җылы булачак.
