Ялган спиртлы эчемлек турында “Халык контроле”нә хәбәр итегез
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының легаль булмаган алкоголь эчемлекләре белән сату итүчеләр турында хәбәр итүчеләрне матди стимуллаштыруы турында хәбәр иткән идек инде. Районда дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге эксперты булып эшләүче Эльвира Милочкина белдерүенчә, әлеге документ нигезендә ,агымдагы ел дәвамында легаль булмаган спиртлы эчемлекләр белән эш итүчеләр турында хәбәрләрне “Халык контроле”нә ( “Народный контроль) җибәрүчеләр матди стимуллаштырыла. Закон бозылу турында мәгълүматның дөреслеге дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, хокук сагы органнары тарафыннан тикшерелеп дәлилләнгәч, беренче хәбәр салучыга 3 мең сумга кадәр акча түләнә. Әлеге түләү республика бюджетыннан башкарыла, закон бозу турында мәгълүмат җиткергәндә аның төгәл, ачык булуы сорала. Матди кызыксындыру чарасы легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнешенә каршы көрәшкә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатын күздә тота. Түләү тәртибе исә законсыз спиртлы эчемлек күләменә карап башкарыла. 3000 сум - 100 литрдан артык спиртлы эчемлек хокук саклау органы беркетмәсе белән дәлилләнеп әйләнештән алынган очрак, бу гамәл өчен җинаять эше кузгатылганда; 2000 сум - 10 литрдан 100 литрга кадәр законсыз алкоголь алынганда, юридик затларга лицензиясез спиртлы продукция сату белән шөгыльләнгән өчен админстратив эш кузгатылганда; 1000 сум – физик затларның, эшмәкәрләрнең легаль булмаган спиртлы эчемлек белән сәүдә итү турында беркетмә нигезендә дәлилләнгәндә түләнә.
