Татьяна Ларионова: "Иң мөһиме - чын күңелдән булсын"
Бүген Зәйдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерция булмаган оешманың башкарма директоры Татьяна Ларионова булды. Ул шәһәр-район активы белән очрашып, Болгар ислам академиясе һәм Казан анасы иконасы соборы проектларын презентацияләде.
Татьяна Петровна, “Возрождение” республика фонды эшчәнлегенә тукталып, Татарстанда Кол Шәриф мәчетен төзү, Изге Болгар һәм Свияжскийны торгызу буенча масштаблы эш башкарылуын, әлеге объектларны торгызуга предприятие, оешмалар, барлык татарстанлылар үз өлешен кертүен билгеләп үтте, Болгар ислам академиясе һәм Казан анасы иконасы соборын төзү шул игелекле эшләрнең дәвамы булуын ассызыклады.
-Моңа кадәр зәйлеләр игелекле эшләр башкаруда һәрвакыт активлык күрсәтте, бу юлы да сез читтә калмассыз, - диде ул чыгышында.
Әлбәттә, зәйлеләр читтә калмый, шактый оешма, предприятиеләр, аерым кешеләр фондка финанс ярдәме күрсәтә башлады, бер көнлек хезмәт хаклары күчерүче хезмәт коллективлары саны да арта бара. “Зәй офыклары” газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә фондка бер көнлек хезмәт хакын күчереп, бу эшкә үз өлешен кертте. Игелекле гамәл кылуда иң мөһиме – ул чын күңелдән, чын йөрәктән булырга тиеш, диелде презентацияләүдә.
Николай Шамионов.
