Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2016

Рөстәм Миңнеханов яңа орден белән бүләкләнде

0

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-оол орден белән бүләкләде.

Мактаулы бүләк «Һәрьяклы дуслык, икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлгән актив эшчәнлек өчен» бирелде.Тантана Татарстан Республикасы Президентының Кызыл шәһәренә (Тыва) эш сәфәре кысаларында узды.

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Шолбан Кара-оол Татарстан Республикасы белән Тыва Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

– Безнең төбәкләргә мәдәни һәм туризм багланышларын, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне җитди ныгытырга кирәк булачак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр өлешендә дә зур эш таләп ителә. Татарстан – эре сәнәгать республикасы.  Без нефть химиясе продукциясе, йөк һәм җиңел автомобильләр җитештерәбез. Тываның да үз өстенлекләре бар. Бу – туризм һәм ял итү ягыннан уникаль төбәк, монда минераль-чимал базасы бай. Шул ук вакытта Тыва – ил күләмендә тарихи-мәдәни байлык. Шуңа күрә хезмәттәшлегебезне үстерү өчен кызыклы юнәлешләр күп, без барлык юнәлешләрдә дә эшләячәкбез.

Шолбан Кара-оол билгеләп үткәнчә, Килешүне гамәлгә ашыру планы нигезендә тәгаен проектлар булачак. Алар якын киләчәктә Татарстан коллегалары белән эшләнәчәк. «Мин Рөстәм Нургалиевичка ел азагына кадәр Кызыл шәһәре аэропортындагы очып китү-очып төшү полосасын төзекләндерүне тәмамларга сүз бирдем. Шул рәвешле без Татарстан белән Тыва арасында турыдан-туры һава рейслары формалаштырырга тырышачакбыз, һәм бу безнең бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде Тыва Республикасы башлыгы.

Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

http://maydan.tatar/






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net