Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2016

Әлки районында авыл хуҗалыгында сан алу өчен бөтенесе әзер

0

Инде берничә көннән авылда бик мөһим чара башланырга тора – 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу үткәрелә. Бу кампания барышында авыл җирендә яшәүчеләр, аграр секторда хезмәт куючылар, ярдәмче хуҗалыгы яисә өй төзелешенә бирелгән җир участоклары булган кешеләр – барысы да исәпкә алыначак.

Без авыл хуҗалыгында сан алу эшен башкаручы оешма җитәкчесе – дәүләт статистикасының район бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Алексей Сорин белән әнә шул хакта сөйләшәбез.

–Алексей Владимирович, авыл хуҗалыгында сан алуга әзерлек күптәннән барды. Бүген инде әлеге җаваплы эшне башкарып чыгарга сез тулысынча әзерме?

–Әйе, бу атнада башланасы сан алуга без тулы әзерлек белән керешәбез. Районда 3 инструкторлык участогы төзелде һәм 18 санау участогы булдырылды. Исәпкә алучылар курсларда укып тиешле әзерлек уздылар.

Без районда 8082 шәхси ярдәмче хуҗалыкны, 92 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләрне исәпкә алырга тиешбез. Шулай итеп, һәр участокка 460 объектны санга алырга кирәк булачак.

–Йорттан йортка йөреп сан алучыларны авыл халкына ничек танырга соң? Хәзер бит кеше өенә үтеп керергә тырышучы мошенниклар да күбәйде.

–Безнең исәпкә алучыларыбыз шәхси хуҗалыкка кергәндә иң элек үзләренең таныкнамәләрен күрсәтергә тиеш. Алар кием-салымнары буенча да тиз таныла – өсләрендә зәңгәр төстәге жилет, башларында шундый ук төстә кояштан саклагыч козырек, кулларында “ВСХП-2016 “ эмблемасы төшерелгән зәңгәр сумка булыр.

–Сан алу кампаниясендә нәрсәләр исәпләнә-теркәлү үтә?

–Авыл хуҗалыгында продукция җитештерү белән бәйле бөтен нәрсә исәпкә алына. Бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен файдаланыла торган җир участоклары ияләре яисә арендаторлары, яки терлек-туарлары булган юридик һәм физик затлар, шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләре: хайваннар, кыйммәтле мехлы җәнлекләр, йорт куяннары, кош-корт, бал кортлары.

Авыл хуҗалыгында сан алу ун елга бер мәртәбә үткәрелә. Соңгы тапкыр ул 2006 елда башкарылды. Аннан соң илебездә зур үзгәрешләр булды. Авыл хуҗалыгының бүгенге торышын бәяләү,  авыл җиренә, аның икътисадына этәргеч бирерлек ярдәм күрсәтү өчен дә сан алу мәгълүматлары бик кирәк. Гомумән, сан алу нәтиҗәләрен барлык дәрәҗәдәге власть органнары түземсезлек белән көтә.

–Авыл кешесе “салым китереп чәпәмәсләрме?” дип сагаеп, кайбер мәгълүматларны яшереп калдырмасмы?

–Халыкка сан алудан шикләнергә кирәкми. Беренчедән, без шәхси хуҗалыкның адресын да, хуҗасының исемен дә теркәмибез. Исәпкә алу бланкында бары тәртип номеры гына була. Шуңа салымнан курку үзе үк урынсыз. Икенчедән, җыелган мәгълүматлар безнең статистика системасыннан читкә китми. Хәтта прокуратура, эчке эшләр, тикшерү органнары да әлеге сан-белешмәләрне ала алмыйлар. Тупланган материаллар закон нигезендә саклана.

–Сан алу авыл халкының үзе өчен кай ягы белән файдалы?

–Узган сан алуда иясез, ташландык хәлдә яткан шәхси ярдәмче хуҗалык участоклары, буш торган өйләр күп ачыкланган иде. Шулай ук авыл хуҗалыгы максатында файдаланылмаучы миллионлаган гектар җирләр барлыгы беленде. Бу җирне намус белән кулланучылар файдасына бик мөһим аргумент булды. Дәүләт ярдәме авыл җиренә – фермерларга, агропредприятиеләргә ничек барып җитә – шуны ачыклау өчен дә кирәк әлеге чара. Кыскасы, авыл хуҗалыгында сан алу мәгълүматлары дәүләткә дә, халык өчен дә бик кирәк.

–Алексей Владимирович, сезгә һәм бу җаваплы эшне башкаручыларга сан алуда уңышлар телибез.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net