Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2016

Эшмәкәрләр виртуаль партага “утыра”

0

Республикада беренче тапкыр кече һәм урта эшмәкәрләр өчен, шулай ук үз эшен башларга җыенучыларга ярдәм йөзеннән “Бизнес-класс” виртуаль укулары  оештырылды.

Әлеге яңа мөмкинлекне район эшкуарларының ни дәрәҗәдә файдалануы, уку программасының үзенчәлекләре һәм өстенлекләре хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Сергей Балакирев белән сөйләшәбез.

–Сергей Николаевич, “Бизнес-класс” укулары турында эшмәкәрләребез һәм әлеге эшкә алынырга теләүчеләр беләме? Файдаланучылар бармы?

–Безнең районнан да Business-class.pro. сайтында 47 кеше теркәлеп, әлеге укуларда катнашучыларыбыз бар. Әлегә безнең эшмәкәрләр укуларда бик актив дип әйтә алмыйм. Күпләр виртуаль уку өчен түлисе булмасмы дип тә сагая бугай. Юк, түләргә кирәкми, эшмәкәрләр өчен әлеге файдалы укулар бушлай. Биредә һәр кеше үзе өчен кызыклы, файдалы мәгълүматлар, гамәлдәге программалар хакында белешмәләр ала. Курсларда эш өчен кирәкле иң мөһим материаллар, файдалы киңәшләр генә бирелә, “су” юк. Яңалыклар эш практикасы  белән бәйләп тәкъдим ителгәнгә, аларны төшенү җайлы һәм аңлаешлы.

–Сергей Николаевич, әйтик, мин әлеге курслар тыңлаучысы булырга телим икән, моның өчен ни эшлисе?

– “Бизнес-класс” проектына 15 майда ук старт бирелсә дә,  аңа бүген дә язылырга мөмкин. Моның өчен югарыда әйтелгән Business-class.pro. сайтында теркәлү үтү бик җитә. Әлеге мәсьәлә буенча безнең икътисад бүлегенә 21-7-59 номеры белән шылтыратып белешергә дә була.

–Әлеге укуларның, аның программасының тагын нинди өстенлекләрен атар идегез?

–Программаның сыйфаты бик югары. Биредә көчле экспертлар, остазлар, зур тәҗрибәсе булган эшмәкәрләр дәресләр бирә. Шул ягы белән дә виртуаль укулар күпләр өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм.

–Ә бездәге эшмәкәр-укучыларны нәрсәләр күбрәк кызыксындыра соң?

–Курслар башланганга айдан артыграк вакыт узды. Беренче нәтиҗәләрдән күренгәнчә, безнең эшмәкәрләрнең, теоретик белемнәрдән тыш, практтикада кулланырга мөмкин булган яңа технологияләр турында күбрәк беләселәре килә. Шулай ук Россиядә һәм Татарстанда эшләүче төрле программалар белән кызыксынучылар шактый. Укулар шул ягы белән дә җәлеп итә – курслар үтүче һәркем теләсә кайсы вакытта үзен кызыксындырган сорауларны юллый һәм аңа төпле җавап ала ала. Курсларны “Саклык банкының” “Банк Татарстан” бүлекчәсе оештырганга, биредә финанс мәсьәләләре буенча сораулар да җавапсыз калмас. Шулай ук банк аша ташламалы кредитлар алу тәртибе дә аңлатылыр.

–Шунысы да бик уңайлы бит әле – бизнесыңны калдырып, каядыр барып укыйсы түгел. Өйдән, эштән торып кына белем эстисең...

–Әйе, эшмәкәрләр өчен бу укулар шул ягы белән отышлы. Виртуаль парта артына тагын да күбрәк эшмәкәрләребез һәм үз эшен ачарга җыенучы райондашларыбыз “утырыр” әле. Иң алга киткән сәүдә үзәкләре, эре компанияләр экспертлары белән турыдан-туры аралашып, алардан дәресләр алу мөмкинлеге тудырылды бит. Үз эшен үстерү, алга җибәрү турында хыялланган эшмәкәргә ничек моннан файдаланмаска?!

 

Иван Кудряшов, “Хузангай” ҖЧҖ баш икътисадчысы:

–“Бизнес-класс” курсларына мин беренчеләрдән булып язылдым. Тыңлаучы буларак мине авыл хуҗалыгындагы яңа технологияләр, гамәлдәге һәм киләчәктә кертеләсе программалар кызыксындыра. Укучылар арасында минем кебекләр күп икән. Без социаль челтәрләр аша бер-беребез белән аралашып, киңәш-табыш итә, тәҗрибә уртаклаша башладык. Бәлки әлеге курслар алга таба безгә авыл хуҗалыгы юнәлешендә тагын да күбрәк яңалыклар бирә алыр. Бу безнең активлыктан да тора, билгеле.

 

Гөлсинә Дәүлиева, “Олимп”, “Алып-Хан” сәүдә үзәкләре җитәкчесе:

–Курсларны оештыручыларга мин үз соравымны юлладым. Әлегә җавап бирә алмадылар, әмма шундый мөрәҗәгатьләрне туплап, аларны хәл итү юлларын эзләргә ышандырдылар. Соравым электр энергиясе буенча иде. Без, авыл эшмәкәрләре, электр өчен киловаттына 5 сум 70 тиен исәбеннән түлибез.  Ә 50 кешедән артыграк урынга исәпләнгән залларда табигый газдан файдалану тыела. Без үзебез ай саен электрга 160 мең сум түләп барабыз. Әле июльдән тарифларның тагын артуы көтелә. Ә бит безнең “Йолдызлык” кафесы җитештергән ризыклар, авыл халкының кеременә карап, түбән бәядән сатыла. Бәлки авыл эшмәкәрләренә электр энергиясен ташламалы тарифтан җибәрү буенча берәр программа эшләп булыр?






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net