Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2016

“Халык контроле” аракы сатучыларны фаш итәчәк

0

Әйе, законсыз рәвештәге алкоголь сату белән хәзер Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе, башка органнар гына түгел, халык та шөгыльләнәчәк. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шулай дип хәбәр итә. Хәзер һәр кеше законсыз рәвештә алкоголь сатучыларны фаш итә алачак...

Моңа сәбәп тә юк түгел, статистика да шатландырмый. Чөнки ялган спиртлы эчемлекләр аркасында шактый кеше фани дөньядан киткән. Мисал өчен, Татарстанда 2016 елның 5 ае эчендә спиртлы эчемлекләр белән агуланудан 115 кеше вафат булган. Ә былтыр бу сан 161 кешене тәшкил иткән.

2015 елның ноябрендә узган киңәшмәдә “Татспиртпром” ширкәтенең генераль директоры Ирек Миннәхмәтов соры алкоголь базары аркасында ширкәт ел саен 2 миллиард сум акча югалтканын белдерде. Алынмаган акцизларның саны нәкъ менә 2 миллиард сумны тәшкил итә.

Законсыз сатучыларны әйтсәң ˜– акча

Әйтергә кирәк, бу эшкә июнь аеннан Татарстанның «Халык контроле» порталы актив кушылды. Хәзер исә Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кешеләргә 1-3 мең сум күләмендә акчалата бүләк алу мөмкинлеге дә булдырыла. Бу этил спиртын, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү, аның әйләнешенә кагылышлы законнарны бозу турында мәгълүмат җибәргән кешеләргә кагыла.

Мәгълүматларны берничә категория буенча җибәрергә мөмкин:

- “Сату кагыйдәләрен бозу” (ягъни төнге уннан иртәнге 10га кадәр сату; сату предприятиесенең балалар, белем бирү, медицина оешмалары янында урнашуы; лицензиядән башка алкоголь продукцияне сату; контрафакт алкоголь продукциясен, спиртлы сыекчаларны сату; сатуны сату объектында түгел, ә башка җирдә булдыру);

- “Җәмәгать туклануы” (җәмәгать туклану предприятиесенең алкоголь продукциясен ваклап сату турында лицензия булуы-булмавы; алкоголь сату белән шөгыльләнгән җәмәгать туклану предприятиесенең  балалар, белем бирү, медицина оешмалары янында урнашуы);

- “Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше” (идән асты, гаражларда һәм башка җирләрдә лицензиядән башка алкоголь продукциясен җитештерү,  зур күләмдәге спиртлы эчемлекләрне шешәләргә агызу, эшкәртү, легаль булмаган алкоголь продукциясен ташу (шул исәптән чит илдән дә).

Әлбәттә, бу фактлар буенча башта тикшерү эшләре уздырыла. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар, чыннан да, дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли.

ЕГАИС белән – законлы

Алкоголь продукциясенең бары тик законлы рәвештә сатылуына Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) да ярдәм итми калмас. Татарстан аңа иң беренчеләрдән булып кушылды. 1 июльдән башлап, 7,4 мең ваклап сату объектының 3,4 меңе (шәһәр кибетләре) ЕГАИС системасына күпләп сатып алынган продукция генә түгел, ә халыкка ваклап сатыла торган һәр шешә турында мәгълүмат калдырырга тиеш булачак. Хәзергә бу яңалык авыл җирендәге кибетләргә кагылмый, чөнки аларда бу яңалык 2017 елда гына кертелергә тиеш.

ЕГАИС системасы аша сатылган градуслы эчемлекләрнең 100 процентка законлы була. Мисал өчен, әле күптән түгел Менделеевск районында бу системада алкоголь продукциясен теркәү буенча киңәшмә узды. “Бүген шәһәрнең ЕГАИС системасы аша 21 сәүдә ноктасы теркәлгән. Бу шәһәрдәге лицензиясе булган сату нокталарының 66 процентын тәшкил итә. Моңа кадәр бу эшне башкармаганнарга, районны уңайсыз хәлгә калдырмыйча, безнең республика куйган тест режимындагы ваклап сатуны фиксацияли торган биремне башкарып чыгарга кирәк”, – ди Менделевск муниципаль районы башлыгы җитәкчесе урынбасары Альберт Саттаров.

Шунысын да әйтеп узыйк: Республикада быелның беренче кварталында законсыз әйләнештән алынган  алкогольнең күләме, былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда, 70 процентка арткан, дип хәбәр итә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

 

http://intertat.ru






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net