Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2016

Җырчы Алсуның әнисе Разия Сафина күршедә генә яши?!

0

Европакүләм танылган җырчы Алсуның әнисе Разия Сафина чәй содасын ни өчен эчә?

Бөгелмәдә туып үскән хатын бүген Башкортстанның Уяндык авылында яши.  Үзенең шөгыльләре, хыяллары турында бик кызык әңгәмә биргән ул.  

- Мин 2012 елдан бирле Уяндыкта яшим. Сафиннарның төп нигезләрен яңарту, “Ал роза” кунакханә комплексына  җитәкчелек итү, авылны төзекләндерү белән шөгыльләнәм. Буш вакытларымда Уяндыктагы әхирәтләрем белән очрашам, спорт белән шөгыльләнәм, бакчада казынам, кыскасы, бер генә минут та тик торганым юк.

Миннән еш кына “Син үз яшеңә караганда яшьрәк күренәсең. Берәр диетада утырасыңмы, әллә  махсус препаратлар кулланасыңмы?” —  дип еш сорыйлар. Яшермим, төрле диеталарда утырган,  махус препаратлар кулланып ябыгырга тырышкан чаклар да булды. Күптән түгел мин үзенчәлекле  диетага — чи азык кына ашап торуга күчтем. Ышанасызмы,  ике ай дигәндә, 7 килограмм гәүдә авырлыгыннан котылдым. Бәлки, кемнәргәдер кызык та булыр, әйдәгез, мин сезне кыскача гына  көндәлек рационым белән таныштырып китәм.

 Иртән торуга мин бер стакан җылымса суга бер балак чәй содасы салынган су эчәм. Аның артыннан ике апельсин ашап куям. Иртәнге йөгерүдән соң бик күп яшел тәмләткечләр салынган, бүрттерелгән ясмык ( чечевица), борчак, көнбагыш кушылган кыяр-помидор я булмаса  кәбестә-кишер салаты ашыйм. Шуңа аз гына зәйтүн мае да салам. Көн дәвамында виноград, киви, мандарин, алма. финики кебек  ризыклар белән тукланам. Суны җаным теләгәнчә эчәм. Төгәлрәк итеп әйткәндә, көненә ике литр су эчәргә тырышам. Беләсезме, шушылай туклана башлагач, мин үземдәге энергиянең тагын да артканын, ниндидер җиңеллек барлыкка килүен тоя башладым. Бик күп фикердәшләр таптым, иттән башка да яшәп булганлыгын аңладым. 

Шунын да әйтим, мин үз фикеремне һәм яшәү рәвешемне беркемгә дә көчләп тагарга җыенмыйм. Һәркемнең үз туклану кануннары, үзенең яраткан ризыклары була. Ләкин мин шуны төгәл беләм, сәламәтлекнең нигезе иң беренче чиратта дөрес туклануга кайтып кала. 

Яраткан шөгылем дә бар. Соңгы елларда гәзит кәгазеннән декоратив кәрзиннәр, читлекләр, вазалар үрергә өйрәнеп алдым. “Бу вак эшкә ничек түземлегең җитә?” — дип сорый танышларым. “Күңелеңә ошаган шөгыль табу — үзе зур бәхет бит!” дип җаваплыйм мин аларга. Гәзиттән ясалган “җеп”ләрдән үргән тәүге кәрзинемне ул чактагы Мәскәү мэры Юрий Лужковка бүләк иткән идем. Бүген инде балаларымның, туганнарымның, дусларымның һәм танышларымның һәркайсында минем кул белән гәзиттән эшләнгән бүләк-сувенирлар бар.

Бүгенге көндә мин 4 августта Уяндыктагы йортымда төрлесе төрле җирдә яшәүче  балларымны һәм оныкларымны (бүген мин 11 оныкның дәү әнисе!) бергә җыеп, туган көнемне зурлап үткәрү турында хыялланам.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net