3 мең укучы бүген математика һәм рус теленнән кабат имтихан тапшыра
Бүген, 21 июньдә, рус теле һәм математикадан имтиханнарын тапшыра алмаган 9 сыйныфны тәмамлаучылар әлеге фәннәрдән кабат белемен сынап карый.
Канәгатьләнерлек билге алмаган укучылар бүген рус теле яисә математикадан имтихан тапшыра. Моның өчен республикада 38 пункт ачылды. Рус теленнән – 199, математикадан – 3151 укучы кабат имтихан тапшыра.
http://intertat.ru
Фотосы: blog-ege.livejournal.com
