10 яшьлек малай үлеме буенча җинаять эше кузгатылды
![10 яшьлек малай үлеме буенча җинаять эше кузгатылды](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/0d46e4e63ff02be1055294efd5c44482_S.jpg)
15 июнь төнендә, туган көненә 4 сәгать вакыт кала, 10 яшьлек малай якты дөнья белән хушлашты – үз-үзенә кул салды.
Сәбәбе – әти-әнисе туган көненә велосипед бүләк итүдән баш тарткан. Бала якыннарыннан искесе урынына яңа велосипед өмет иткән, әмма хыялының чынга ашмасына инангач, үз бүлмәсендә асылынган. Бу уңайдан Татарстан Тикшерү комитеты тарафыннан Җинаять кодексының «Үз-үзенә кул салырлык хәлгә җиткерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта уздырылучы суд-медицина экспертизасы фаҗига булган вакытта малайның психик торышын ачыкларга ярдәм итәчәк. Шулай ук комиссия шаһитларның күрсәтмәсен, медицина документларын, аның язышкан хатларын, иҗади эшләрен, рәсемнәрен дә өйрәнәчәк.