Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2016

Балык Бистәсендә олы җанлы кешеләр яши

0

Ике ел элек газга түләр акча булмагач, мәчетебезне утын белән ягып җылытуга күчтек. 

Казанга барган саен радиатор-җылыткычка кызыгып, бәяләре төшмәсме икән, дип карап йөрдем. Соңгы баруымда мәчет өчен кирәк торбаларның бәяләре ике тапкырга арткан. Бик борчылып кайттым, дустым, авылдашым Фәнискә сөйләдем. Ике көн дә узмады, мәчетебез каршына барлык кирәк-яраклар төялгән машина килеп тә туктады.

Дустым Фәнис Хәйруллин менә шундый зур бүләк ясады мәчетебезгә. Ул башка вакытларда да булышып тора иде. Бу юлы да бик сөендерде. Бу киң күңелле, юмарт егетебезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек тоела. Раббыбыз аңа сәламәтлек, бәхетле озын гомер бирсен. Тормыш иптәше Гүзәл ханым белән балаларының уңышларына сөенеп, миһербанлы, игелекле, динле оныклар сөеп яшәргә, эшләрендә зур уңышларга ирешергә насыйп итсен аларга.

Иске Арыш авылында яшәүче Фәниснең әти-әнисе Минвәли абый белән Шәмсекамал апага да эшчән, юмарт бала тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәтнең олысын әйтәсем килә. Аллаһыбыз аларга сәламәтлек, бәхетле тигез картлык насыйп итсен.

Мәчетебезгә хәленнән килгәнчә булышып торучы авылдашларыбыз да бар. Авылыбызның иң хөрмәтле аксакалы Миргазиз абыйның уллары Рөстәм һәм Зөфәр атна саен кайтып әти-әнисенә булышалар, мәчеткә барып намаз укыйлар, сәдака биреп китәләр. Гомер буе рәхәттә яшәп үз балаларынан да шундый кадер-хөрмәт күрсеннәр иде.

Авылдашыбызның хөрмәтле укытучысы Ринат Кәримовны да Раббыбыз рәхмәтеннән ташламасын. Бөтен эшне белә торган алтын куллы егет ул. Нинди генә эшкә алынса да ахырына кадәр башкарып чыга. Гөлнара ханым белән динле бала үстерәләр. Улларының әтисе кебек үрнәк булуына, бары тик игелекле эшләр башкаруына ышанычыбыз зур.

Хөрмәтле авылдашлар! Мәчетебезгә һәрвакыт ярдәм итеп торуыгыз өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм. Рамазан аена да аяк бастык. Гомер бик тиз уза. Саваплы эшләр эшләп калырга ашыгыйк, җәмәгать. Быел да Рамазан ае буена мәчетебездә “авыз ачу” мәҗлесләре уздырып, барыбызга да сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, авылыбызга иминлек, чәчкән игеннәребезнең уңуын сорарбыз, вафат булган әти-әниләребезгә, туганнарга, әрвахларга догалар кылырбыз.

Ринат Габделхәмитов,

Иске Арыш авылы имам-хатыйбы. 

Фотосы: muslimpress.ru






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net