Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2016

Җәйге ял: юрганга карап аякны сузасың...

0

1 июньнән рәсми рәвештә мәктәп укучылары каникулга чыкты. Ата-аналарның күбесе дә ялларын җәй көне алып, балалары белән бергә ял итәргә тели. Әлбәттә, ял итүчеләр ялларын төрлечә уздыра...

Җәмәгать фикерен өйрәнүнең Бөтенроссия үзәге үткәргән сораштыруда да фикерләр төрле. Тик теләк белән мөмкинлекләр генә еш кына тәңгәл килми шул. Мисал өчен, сораштырылучыларның 45 проценты җәйге ялын өендә уздырачак, ә 35 проценты аны бакча, дачада казынып үткәрәчәк. Тик сайлау мөмкинлеге, тиешле суммалары булган очракта россиялеләр отпускларын Кавказда Кара диңгез яры буенда, ә төгәлрәге, Сочи, Туапсе шәһәрләрендә, чит илдә ял итәр иде. Ләкин халыкның күпчелегенең Кырымда рәхәтләнеп ял итәсе килә. Мондыйларның саны – 36 процент. Быел ул республикада ял итәргә ниятләүчеләр 8 процент кына.


Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Балаларның ялы да ата-аналарыныкыннан әллә ни аерылмый. Аларның күбесе каникулларын өйдә, дачада, бакчада уздырачак. Әти-әниләре белән Россиянең башка шәһәрләренә барачак балалар бары 14 процент кына.


Җәйге ялда өйдә калуның сәбәбе берничә. Беренчедән, күп кенә респондент моны финанс ягы такыр булу белән аңлата. Җәйге челләдә ял ала алмау, сәламәтлек какшау да сәбәп булып тора. Өй мәшәкате башка җиргә чыгып китәргә ирек бирми диючеләр алай ук күп түгел, ләкин шулай да бар.


Сораштырылганнарның 36 проценты ял итәр өчен  даими рәвештә акча җыя икән. Ә 2015 елда мондыйларның саны бермә-бер артыграк – 54 процент булган. Бер кешегә ял итәр өчен быел 34 мең сумга якын акча кирәк, ә былтыр бу сан 32 810 сум булган. Моннан дүрт ел элек, 2012 елда, бер кешегә ял итәргә барып кайтырга 27 мең сум акча да җитә торган булган...


Кызыклы статистикага да игътибар итәргә кирәк: соңгы 5 елда россиялеләрнең 64 проценты үз ялларын Россиянең башка төбәкләрендә уздырмаган.  80 процент халык башка илләрдә ял итмәгән. Быел ялга баручылар арасында, 2015 ел белән чагыштырганда, ял яхшырак булыр, дип уйлаучылар кими төшкән.

 

http://intertat.ru/tt/






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net