Стюардесса батып барган самолет фотосын Facebook челтәренә урнаштырган [+ФОТО]
Egyptair авиакомпаниясенең А320 лайнеры стюардессасы фотоны Facebook челтәренә урнаштырган.
Ул моны катастрофага берничә ай кала эшләгән. Аның якыннары әлеге фотомонтажның зур ялгышлык булуына ышана, шулай итеп кыз үзе очып йөргән самолетның һәлакәтен “чакырып” китергән дип белдерә алар.
Исегезгә төшерәбез, 19 майда Париждан Каһирәгә очучы Egyptair авиакомпаниясе самолеты диңгезгә килеп төште. Бортта 56 пассажир, экипажның 10 кешесе һәлак булды.
