Абау! Яңа туган баланың авырлыгы...
Дөньяда иң зур бала туган. Индонезиядә яшәүче 41 яшьлек хатын-кызның бу өченче баласы.
Шикәр авыруы аның карынындагы бала үсешенә йогынты ясаган – аның авырлыгы бик зур тизлек белән арта башлаган. Малай билгеләнгән вакытта кесарев кисеме ярдәмендә дөньяга аваз салган. Аның авырлыгы 8,7 килограмм, аңа Акбар(«Бөек» дигәнне аңлата) дип исем кушканнар.
Чыганак:http://intertat.ru/
