Тукайлылык яши якташларда
«Зәй - өч Тукай премиясе лауреатын үстергән төбәк. Татарстанда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иң дәрәҗәле бүләккә ия булучылар тагын кайда бар?! Түбән Биш мәктәбен тәмамлаган өч гади авыл егете – Рабит Батулла, Мөдәррис Әгъләмов, Наил Дунаевлар белән без - зәйлеләр чиксез горурланырга тиеш», - диде ТР филология фәннәре кандидаты, профессор Хатыйп Миннегулов “Ялчыгол укулары”на кайткач ясаган чыгышында.
Чыннан да, Зәй – әдәбият-сәнгатькә күренекле шәхесләрне күпләп үстергән төбәк. Түбән Биш мәктәбе – Тукай исемендәге дәүләт премиясе ияләрен биргән белем йорты. Бөек язучыбыз Тукай гасырлар могҗизасы булса, олуг, мәртәбәле исемгә ия якташлар – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, тарихчы, драматург, режиссер, актер Рабит Батулла; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Николай Дунаев; Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовлар – район, чор горурлыгы. Алар үзләре дә Зәйдән чыгулары белән горурлана. “Зәйдән без, Зәйдән”, - ди Әгъләмов бер шигырендә.
-Күренекле якташлар – мәктәбебезнең горурлыгы. Кайчандыр мәктәптә, күрше-тирә авыллардан йөреп, 700 укучы белем алган, аларга көчле педагоглар белем һәм тәрбия биргән. Авыл уку йортын тәмамлаган күренекле якташларны татар теле дәресләре, музей һәм сыйныф сәгатьләрендә еш искә алабыз. Ел саен апрель аенда укучылар арасында шигырь язу буенча бәйге оештырабыз. Аларга яшь алмаш үсми калмас, шәт. Батулла белән Наил Дунаев кайткан саен “беренче университет”ка керми калмыйлар, - ди мәктәп директоры Сергей Чернов.
-Минем артист булып китүемдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрвәрия апа Җиһаншинаның роле булмый калмады, ул безнең белән спектакльләр куя иде. Өлкән сыйныфта укыганда мәктәп коридорында Мәскәүгә артистлыкка укырга чакырган игъланны күргән укучылар сиңа шунда барырга кирәк, диделәр. Күрәсең, алар мине сәхнәдә күрергә күнеккән иде, - дип искә алды Николай Дунаев, туган авылы Әхмәткә очрашуга кайткач.
Кылдан нечкә, кылычтан үткен
Батулла Тукай премиясенә “Сөембикә”, “Яралы бүре”, “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” дигән тарихи әсәрләре өчен лаек булды. Соңгы әсәре нинди зур мәгънәгә ия! Тукайның һәр сүзе кылдан нечкә, кылычтан үткен шул. Төртмә холыклы, әче телле шагыйрь халкы өчен көрәшә. Батулла әйткәнчә, ул – упкынга баручы татар халкын күкрәгенә алып, үзе изелсә дә, милләтен коткарган шәхес. Тукай кыска иҗат гомерендә халык күңелендә калырдай әсәрләр иҗат итә. Аның иҗаты, үзе үлемсез. Без – Тукайлы халык. Батулла әсәрендә Тукайның соңгы көннәрен шәрехли. Тукай кебек мәшһүр язучы турында әдәби әсәр язу – гаять четерекле эш. Ул үтә таләпчәнлек, эзләнү сорый. Батулла Тукай тормышын, иҗатын, хатларын җентекләп өйрәнә, әсәрендә аның Зәйтүнә белән очрашуларын җанлы итеп чагылдыра. “Тукайдан ерагая барган саен, аның бөеклеге арта, ул – киләчәк буыннар өчен калку иҗаты белән алып, шигыре белән каһарман”.
Тукай җылысында татар халкы гасырдан артык җылына. Чит илләрдә татар гаиләсендә ата-ана балаларга Тукай шигырьләрен яттан сөйли.
Нәкъ Тукайның үзе ул
Николай Дунаев – киң иҗади диапазонга ия, тирән психологик кичерешләрне, нечкә тойгыларны, уңай һәм тискәре образлар характерын бер дәрәҗәдә ышандырырлык итеп тамашачыга җиткерә алучы талантлы артист. Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романында Тукайны уйнап, ул бөек шагыйребезнең якты, бер үк вакытта драматик образын дөрес һәм тулы чагылдыра, аның катлаулы һәм тирән кичерешләрен тамашачы күңеленә җиткерә. Тукайның яраткан кызы белән булган сәхнә күренешләре тетрәндерә, Хөсәен Ямашев, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев һ.б.лар белән әдәбият, сәясәт, тел турында сөйләшүләре уйландыра, татар халкының киләчәге өчен тирән борчылып фикер каршылыкларына кергән күренешләр сискәндерә.
Ул киләчәккә
кайтты
Рабит Батулла, Николай Дунаев, Мөдәррис Әгъләмов (мәрхүм) әйткәнебезчә, бер чорда мәктәптә укыганнар. Мөдәррис Әгъләмов 12 яшендә “Истәлекләр” исемле беренче шигырен язып, үзенең шагыйрь икәнен белдерә. Аның беренче шигырьләре Түбән Биш мәктәбе музеенда саклана. Тукай кебек ул да ана назын тоймыйча үсә, тумыштан сагышлы-моңлы бала була. 24 яшендә аның “Кыңгырау” исемле беренче китабы дөнья күрә. Аның шигырьләре һәм поэмалары татар халкының рухи бөеклеген раслый. Туган җиргә, аның тарихына мәхәббәт, киләчәгенә үткен караш шагыйрь иҗатында төп урынны алып тора. Аның шигырь юллары миллионлаган укучы күңеленә үтеп керә алды, якты таланты аңа халык арасында зур танылу китерде. Якташыбызның нинди шәхес булуын “Кан тамырын кистем” шигыренең биш юлы күрсәтә. Бу – аның кыйбласы, бу - аның максаты һәм ул шул максатына ахыргача тугры кала. Мөдәррис Әгъләмов – милләтебезнең тарихы, бүгенгесе, киләчәге турындагы уйларын шигъри юлларга сала барган кеше. Аның иҗат темасы – милли мохит, милли тарих, ана теле. Якташыбызны акча, мал, дан кызыксындырмый, ул тормыш ваклыкларыннан өстен була. “Киләчәккә кайту”, “Мин әйттем” шигъри тупланмалары өчен ул Тукай премиясенә лаек булды.
Тукайлар рухы. Әлеге сүзтезмә олуг шагыйрьнең нинди сыйфатларын искә төшерә дигән сорауга ул менә ничек җавап биргән: “Тукай исемен әйткәндә күз алдына иң элек шагыйрьнең фидакарьлеге килеп баса. Үз татарыңа, милләтеңә фидакарьләрчә бирелгәнлек - фидакарьләрчә тугрылык дигән сүз. Тукайның зур шагыйрь булып китүенең бөтен сере, хикмәте әнә шунда”. Якташның Тукай рухына якын әсәрләре шактый. “Тукайдан хатлар” поэмасы – чып-чын Тукайча поэма.
