Районның Үз бренды бар
Районның инвестицияләр һәм икътисади яктан җәлеп итүчәнлеген арттыру максатында башкарма комитет тарафыннан 2014 елның 28 ноябрендә Зәй брендын булдыруга ачык конкурс игълан ителгән иде. Конкурс шартлары буенча авторларның эшләре, проектлары заманча, креатив идеяләргә нигезләнгән, Зәй имиджын яхшы чагылдырган, аның конкуренциягә сәләтлелеген күтәрүгә юнәлтелгән булырга тиеш иде. Конкурс комиссиясе каравына биш автордан 48 эш тәкъдим ителде. Тапшырылган проектлардан зур балл җыйган 3се сайлап алынды. Беренче эш өчен – 63, икенчесе өчен – 20, өченчесе өчен 29 кеше тавыш бирде. Күптән түгел үткән икътисади совет утырышында конкурс нәтиҗәләре игълан ителде. Конкурс җиңүчесе дип Александр Кочеванов проекты табылды. Бүләк суммасы – 30000 сум. Шулай итеп, авторның проектка интеллектуаль милек буларак хокукы районга күчте. Ә муниципаль район аны төрле формада куллана ала.
Районның төп символын иҗат итүче Зәй егете Александр Кочеванов Казан университетының техник бүлеген тәмамлап, бүген башкалада дизайнерлык компанияләренең берсендә эшли.
