Янгында бала зыян күрә
Татарстан буенча бер тәүлек эчендә янгын сүндерүчеләр 69 тапкыр "тревога" буенча чыкккан.
Шуларның 11 очрагы – чүплекне, 2 очрагы коры үләнне сүндерүгә туры килә, ә 29 ы, гомумән, ялган чакыру булып чыга. Республика буенча 7 янгын сүндерелә.
Ә берсендә, кызганычка, бала зыян күрә. Кичә Минзәләдә бер торак йортның балконында баланың ут белән саксыз куллану аркасында янгын чыга. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр тиз арада күилеп җитә һәм 20 минут эчендә пожар туктатыла. Хастаханәгә агулану диагнозы белән китерелгән ике кеше арасында бала да бар.
