Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2016

41нче ел балалары

0

Илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итте.  9 майда әлеге уңайдан шәһәр һәм авылларда зур тантаналар узды. Дәһшәтле сугышта илгә азатлык яулаган каһарманнар алдында  бүгенге буын баш иде. Шатлыклы да, күз яшьле дә бәйрәм ул– Җиңү көне.

Җиңү көнен Югары Мәлем авыл җирлегендә дә  үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр. Мәктәп коллективы көче белән әзерләнгән митингта иң элек сүзне җирлек башлыгы Фәнзия Николаева алып, авылдашлар, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады. Укучылар сугыш еллары җырларын башкардылар, батырларны данлаган шигырьләр сөйләделәр.

 Югарымәлемлеләрне әлеге истәлекле көн уңаеннан котларга дип “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хәким Камалетдинов та килгән иде. Ул Бөек Җиңүнең нинди зур югалтулар бәрабәренә яулануын, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеген тагын бер кат искәртте яшьләргә. Авылдашыбыз Гамир Таҗетдинов бәйрәмгә үзе белән  танылган спорт остасы, һәвәскәр композитор, шагыйрь, Югары Пәнәче авылы егете Хәниф Гомәровны да алып кайткан иде. Бу юкка гына түгел, Хәнифнең нәсел тамырлары шушы авыл белән бәйле. Ул үзе язган җырларны башкарды.

«Үлемсез полк» сафларына басучылар арасында төрле яшьтәгеләр бар иде. Алар үзләренең сугышта катнашкан бабалары, тылда хезмәт куйган якыннарының рәсемнәрен тотып басып торды. Бу мизгелдә алар, әйтерсең, безнең арада булып, искә алудан канәгать калды.

Тантаналы өлештән соң бәйрәм чарасы мәдәният йортына күчеп дәвам итте. Мәдәният йорты директоры Разия Рамазанова әзерләп алып барган  кичә “Без - 41нче ел балалары” дип аталса да, анда теләгән һәркем катнаша алды. Кызганычка каршы, 41нче елда туганнарның да хәзер сәламәтлеге мактанырлык түгел, аларның барысы да мәдәният йортына килә алмады. Кайткан кунаклардан иң өлкән яшьтәгесе  Рифкать Ишмөхәммәтов 60-70нче елларда гармунда уйнап, яшьләрне күңелен ачтырган, ул авылдашларына бәйрәм бүләге итеп яшь чактагы көйләрне уйнады. Түбән Камадан кайткан Насыйбулла, авылда калып, үз бәхетләрен тапкан Гомәр һәм Гасыйм Талиповлар, Йолдыз Зарипова, Гөлнара Хәкимуллина, Раушания Насыйрова, Әсфия Идрисова сугыш чоры балаларына багышлап, матур җырларын сузганда күпләрнең күзендә яшь бөртекләре ялтырады. Рафил Ганиев тальянын уйнап  җырлаганда тамашачы шул чакларга әйләнеп кайткандай булды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Төхвәтуллин да авылдашларына бәйрәм уңаеннан матур теләкләрен җиткерде.

Концерт Гамир Таҗетдинов язган шигырьләрне уку белән үрелеп барды.  Авторның темага кагылган шигырьләрен халык күңеленә барып җитәрлек итеп китапханәче Тәслимә Солтанова укыды. Олы датага багышланган чара бер сулышта узды, халыкның тамаша беткәч тә тиз генә таралышасы килмәде, алар бер-берсен бәйрәм белән котлады, кабат сугыш афәтләре күрергә язмасын, илләр-көннәр тыныч булсын, матур җиңү язларын, бәйрәмнәрне кабат күрергә язсын,  дип теләде, шушындый очрашуны оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net