Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2016

Язучы Әсгать Салах премия өләште

0

Мишәрләр янә булдырды дип кайттык Елховой авылында узган мәртәбәле чарадан. 

Май бәйрәмнәрендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, язучы, матбугат ветераны Әсгать Салахов исемендәге премияне тапшыру тантанасы булып узды. Быел тәүге тапкыр узган әдәби бүләк бәйгесенең киләчәге дә дәвамлы һәм күркәм булырга охшаган. Һәрхәлдә оештыручылар шуңа ышандырды.

Әсгать Салахов исемендәге премия Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, профессор Ильяс Салахов инициативасы белән укучыларның укудагы, спорттагы уңышларын барлау өчен булдырылган. Бик күп еллар елховойлылар үз авылларыннан чыккан мәртәбәле кешеләрне бер урынга туплап, авылда зур әдәби бәйрәм оештыру нияте белән янып йөргән. Ә Елховой һәм Түбән Абдул авылларында хактан да төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр шактый. Әсгать Салахов шуларның берсе. Ул «Әлмәт таңнары» газетасын оештырып, күп еллар аны җитәкләгән шәхес, 15 ләп китап авторы, районның хөрмәтле кешесе. Үсеп килүче буында тарихка кызыксыну арттыру, укучыларны әдәбиятка якынайту максатыннан аның исемендәге премия булдыру турында карар кабул ителгән дә инде.

Елховой мәктәбендәге бәйрәмгә бөтен авыл халкы, туган җирләренең киләчәге өчен җан атып йөрүчеләр җыелган иде. Премияне тапшыру өлешенә керешкәнче укытучылар, ерак җирләрдән кайткан дәрәҗәле кунаклар авыл проблемаларын уртага салып сөйләште. Мәктәп укытучылары бүген зур борчуда – мәктәпкә капиталь ремонт кирәк. Моны авыл өчен битараф булмаучыларның матди һәм бердәм тырышлыгы белән генә тормышка ашырып була. Ә авылның киләчәге бүген мәктәптә белем алучы яшьләр кулында.

Әсгать Салах исемендәге премия аның иҗатын һәм эшчәнлеген яктырту өчен булдырылган булса да, соңыннан ул бөтен авыл тарихына багышланган зур бәйгегә әверелгән. Җиңүчеләр «Җәмгыять һәм социаль эшчәнлек», «Белем һәм техник иҗат», «Тәрбияви һәм уку-эзләнү эшчәнлеге», «Иҗади һәм тарихи эшчәнлек» номинацияләре буенча билгеләнгән. «Спорттагы уңышлар» дигән номинациянең дә киләчәге зур булырга охшаган. Тарих, мәдәният, әдәбияттан тыш спортны үз итүчеләр дә мәктәптә шактый.

Быел премиягә бары тик Елховой һәм Түбән Абдул авыл балалары гына дәгъва кылган. Аларның эшләре хактан да югары бәяләнгән. Арада киләчәкләрен зур әдәбият белән бәйләргә теләүче сәләтле укучылар да бар. Хәтта күләмле поэма язучылар да булган. Туган авыл матурлыгын гап-гади видеоязмалар аша чагылдырган укучыларның хезмәтенә дә шаккаттык. Кыскасы, премия лаеклыларга бирелде.

Киләсе елга премиягә бәйгене Елховой белән генә чикләнмичә, район күләмендә оештырырга ниятлиләр. Төбәгебездән чыккан дәрәҗәле шәхесләрне укучыларга җиткерүдә мондый чаралар зур этәргеч бирә. Фәнне, тарихны барлап укучылар белемнәрен генә арттырып калмый, ә дипломнарга, акчалата премиягә дә ия була. Ә болар мәктәп яшендәгеләргә үзенә күрә бер стимул булып тора.

Филүзә Хәмидуллина

Лилия Хәсәншина фотосы 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.net — международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net