Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2016

Әлки районындагы хәрби-патриотик клубларның үрнәк итеп куярлык эшләре бар

0

Яшүсмерләрнең сәламәтлеге чаң сугарлык хәлдәме? Малайлар-кызларны ничек илнең лаеклы гражданнары, чын патриотлар итеп тәрбияләргә? Район Иҗтимагый советының  ачык утырышында әнә шул проблемалар хакында җитди сөйләшү булды.

Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Луиза Абдрахманова алып барды. Катнашучылар башта яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча район яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев чыгышын тыңладылар. Аннан Базарлы Матак урта мәктәбенең “Оркестр” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Сергей Платоновка сүз бирелде.

Сергей Андреевич үз тирәсенә укучыларны, яшьләрне туплап, алар белән берлектә эзтабарлык белән шөгыльләнү юнәлешендә генә дә бәяләп бетергесез хезмәт куя. Бүген инде клубның музее, даими шөгыльләнү өчен үз биналары бар. Сергей Платонов соңгы елларда башкарылган эшләре хакында сөйләгәндә видеосюжетларны да актив файдаланды.

Районнан бернинди дә финанс ярдәме сорамыйча, “Оркестр” клубы республика күләмендә үрнәк итеп куярлык гамәлләр кылган. Әлеге клубка йөрүче укучылар остазлары Сергей Платонов җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы узган җирләрдә булып, казу-эзләнү эшләре белән шөгыльләнәләр, һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен табалар. Алар фронтта хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышларын ачыклап, исемнәрен кайтару юнәлешендә дә биниһая эш алып баралар.

Шундый ук күпкырлы һәм игелекле хезмәтләре турында Юхмачы мәктәбенең “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Андрей Романов сөйләде. Әлбәттә, әлеге клубларда балалар зур теләк һәм мавыгу белән шөгыльләнәләр. Дистәләгән үсмерләр, биредә патриотик тәрбия алу белән бергә, гражданлык позициясенә ия, җәмгыять өчен файдалы шәхесләр булып формалашалар.

Иҗтимагый совет әгъзасы, район благочинные Андрей Зиньков үзе җитәкләгән  кекусинкай каратэ түгәрәгендә шөгыльләнүче малайлар-кызларның спорттагы уңышлары, җиңүләре турында сөйләп узды. Бу хакта видеосюжет та тәкъдим ителде. Андрей Зиньков үз чыгышында бер җитди проблеманы да күтәрде. Аның әйтүенчә, яшьләр, бигрәк тә мәктәп балалары электрон сигаретлар белән мавыга башлаган. Ә бит бу аларның исәнлеге өчен гаять куркыныч. Андрей Николаевич район үзәге мәктәпләре укучылары алдында медицина хезмәткәрләренең әлеге темага чыгыш ясауларын да оештырган. Ул үсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга  игътибарны арттырырга чакырды.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев балаларның сәламәтлеге проблемасын күтәрде. Ул китергән саннарга караганда, районда үсмерләрнең саулыгы чаң сугарлык дәрәҗәдә начар. Сүз дә юк, үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту өстендә ата-аналар да, мәктәпләр дә, медицина учреждениеләре дә  җитди эш алып барырга тиеш. Югыйсә, болай дәвам итсә, берничә елдан хәрби хезмәткә яраклы яшьләребез бөтенләй азаерга мөмкин, ди хәрби комиссар. Ул шулай ук мәктәп балалары арасыннан теләге, омтылышы булган яшьләрне хәрби училищеларга укырга җибәрү зарурлыгы хакында да әйтте.

Яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү – бүген ил күләмендә иң актуаль бурычларның берсе. Утырышта сүз алган һәркем районда бу эшне киң җәелдерү зарурлыгын әйтте. Иҗтимагый совет район мәгариф идарәсенә алда сүз барган клублар үрнәгендә районның барлык база мәктәпләрендә хәрби-патриотик клублар булдырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Шулай ук мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек эшләре өчен автомат макетлары, противогазлар алуга финанс ярдәме күрсәтүне сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттеләр.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net