Космоска юл Зәй аша
Зәй үзәк китапханәсендә “Уймак кыз” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Космоска юл” дигән презентация күрсәттеләр һәм аларга Зәйнең галәмне өйрәнүдә мөнәсәбәте турында сөйләделәр. Балалар космонавт-эт Чернушка, күптән түгел Зәйдә булып киткән герой-космонавтлар- Антон Шкаплеров һәм Олег Артемьев турында да белделәр. Аларга беренче косманавт Юрий Гагарин турында презентация дә күсәтелде.
