Әлмәттә “акыллы” лаборатория ачылды! [+ФОТОЛАР]
Хәзер инженерлык серләренә 9 яшьтән үк төшенеп булачак.
Әлмәттә узган киң масштаблы чаралар арасыннан иң сөенечлесе Яшьләр инновацион иҗаты үзәге ачылу тантанасы булды.
Безнең өчен бу яңалык булса, республиканың башка шәһәрләрендә әлеге үзәкләрнең өстенлекләрен инде күптәннән бәяләргә өлгерделәр. 2012 елда Рөстәм Миннеханов Татарстанда лазерлы технологияләр булган яшьләр иҗаты үзәкләре ачу проектын тәкъдим итте. Әлеге программа кысаларында республиканың берничә шәһәрендә аларны тиз арада төзеп, сафка бастырдылар. Быел чират менә безгә дә җитте.
“Шәмсенур” паркы каршында урнашкан үзәктә хәзер яңа технологияләрнең күп төрләре бар, идеялы яшьләр модельләштерү, лазерлы технология, 3 Д проектлау, сувенирлар, робот ясау белән шөгыльләнә ала.
Әлеге акыллы лабораториянең төп мактасы – инновацияле идеяны тудырып, аны тормышка ашыру һәм тулы бер коммерция продукты ясау.
Үзәкне оештыруда Искәндәр Низамовның өлеше зур була. Тышкы реклама өлкәсендә тәҗрибәсе һәм белеме булган идеялы белгеч балаларга иженерлык серләрен кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк дип саный. Үзәктә эш методикасын да уен фомасында алып барачаклар. Белемне үстерә торган уеннар аша укучыларда кызыксындыру булдырып, замана балаларын “модалы” булган шөгыль белән мавыктыру – инновацион иҗатның төп асылы булып тора.
Хәзерге вакытта инновацион иҗат үзәгенә йөрергә теләүчеләрне кабул итү башланды. Яшь аралыкларына карап берничә төркем формалашачак: 9-11 һәм 11-16 яшьлекләр. Түгәрәкләрнең бәясенә килгәндә, алар түләүле булачак. Әмма бушлай төркемнәр дә булырга тиеш ди үзәкне оештыручылар.
